Чишмэ
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 гыйнвар , 11:13

Атлар ярату – канында

Тәпәреш авылыннан Дамир Идиятуллин фермер хуҗалыгының өстенлекле юнәлешләренең берсе – атчылык. Бу Чишмә районында 500дән артык, күбесенчә башкорт токымлы атлар асралган иң зур хуҗалык. Дамир Сәгыйтьҗан улы үзе дә нәселле атлар тотучылар династиясеннән. Дәвамын сайтта укыгыз

Атлар ярату – канында
Атлар ярату – канында

Минем картәтием белән әтиемнең дә атлары бар иде, хәзер үзем дә бу эш белән шөгыльләнәм, ди Дамир Идиятуллин. Чишмә районында үрчетү өчен дә, ит өчен дә атларга ихтыяҗ арта бара. Бигрәк тә Яңа ел алдыннан сораучылар күп. Фермер хуҗалыкта колыннарның ел саен 70 проценты сатыла. Хәзер инде сатып алучыларның ихтыяҗын бу саннар гына канәгатьләндерми, дип билгеләп үтте ул.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров фермер хуҗалыкның эш нәтиҗәләрен югары бәяли. Дамир Идиятуллинны ул көчле фермер дип атый.

Район хакимияте җитәкчесе билгеләп үткәнчә, фермер 2023 елда хуҗалыкны үстерү, яңа объектлар төзү белән актив шөгыльләнгән. Кыска вакыт эчендә ашлык саклау өчен яңа ангарлар, автоүлчәүләр белән мәйданчык, фидлот (симертү мәйданчыгы) төзелгән, анда хайваннарны итләре мәрмәр кебек булсын өчен, ашлык белән симертәләр.

Киңәшмәдә без фидлот мәйданнарын арттыру өчен кирәк булганның барысын да эшләргә карар иттек. Киләчәктә шулай ук «Д. С. Идиятуллин» крестьян-фермер хуҗалыгының ра-

йон мәктәпләре укучылары һәм балалар бакчаларына йөрүче сабыйларның туклануын оештыру белән шөгыльләнүче «Туклану үзәге» җәмгыяте белән турыдан-туры хезмәттәшлеген җайга салу планлаштырыла, диде Ришат Мансуров фермер хуҗалыкка ярдәм итү чаралары турында сүз барганда.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: