Бүгенге көндә коллективта 26 кеше хезмәт куя. Күрше торак пунктлардан килеп эшләүчеләр дә бар. Аларны дежур машина йөртә. Күпләрнең эш стажы берничә дистә ел исәпләнә.
Гөлшат Фәизова кияүгә чыккач та фермага эшкә урнашуы, шуннан бирле 26 ел узуы турында сөйли.
- Безнең эш көне иртән 4.30 сәгатьтә башлана. 45-50 сыерны тәүлегенә өч тапкыр савабыз, һәр сыердан якынча 15-25 литр сөт алабыз. Тормыш иптәшем мал караучы булып эшли, - диде ул.
Сөйләшүгә Светлана Бәширова кушылды. Аның хезмәт стажы унбиш яшеннән үк башланган.
- Унбиш яшьтә кияүгә чыктым. Ирем белән өч кыз тәрбиялибез, зурлары студентлар инде, кечесе әле мәктәптә укый. Йорт төзү өчен субсидия алдык. Хезмәт хакын вакытында бирәләр. Барысы да яхшы, - диде әңгәмәдәшебез.
Тәнзилә Бәширова да тормыш иптәше белән субсидия алып йорт төзегәннәр, дүрт бала тәрбиялиләр. Аның ире дә моңа кадәр сөт фермасында эшләгән.
Нигъмәтуллиннар да озак еллар буена бу коллективның бер өлеше булып тора. Азат Нигъмәтуллин 43 ел фермада эшли. Хатыны Эльмира - сыер савучы. Гөлсинә белән Венер Ямалетдиновлар да стажлы эшчеләр, яшь бозаулар карыйлар.
- Бергә эшлибез. Коллективта бер-беребезне күптәннән беләбез, бер гаилә булып беттек. Шатлыгыбыз да, кайгы-хәсрәтләр дә уртак, һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез, – диләр Тәпәреш фермасы хезмәткәрләре.