Бер кило каз итенең бәясе исә быел 700 сум тора. Әгәр бер түшкәсе дүрт килограмм чамасы булса, яңа ел өстәленә куелачак каз 2800 сумга төшәчәк.
Үрдәк ите – 600, куян ите 480 сумнан, балның бер литры 300-400, шикәр комы 57 сум тора. Ярминкәләрдә шикәр комы капчыклап сатыла, димәк, 50 килограммлы капчыгы 2850 сумга төшә.
Бодайның да, арпаның да килосы – 9,5 сум. Туңдырылган балыкның бәясе – 300 сум.
Ярминкәдә шулай ук күрше Благовар районыннан
«ППЗ Благоварский» җәмгыяте продукциясе тәкъдим ителде. Какланган кош ите алырга теләүчеләр күп булды.
Чукраклы авылыннан Таңсылу һәм Илнур Хәсәновлар – Чишмәдә үткән ярминкәләрдә даими катнашучылар. Үзләре әйтүенчә, яшь ярымлык 4-5 тананың итен бары тик ярминкәгә генә чыгарып сатып бетерәләр.
– Малны бер көн алдан чалабыз. Бу юлы 200 килограмм ит алып килдек. 450-550 сумнан саттык. Моннан тыш, килограммын 200 сумнан үпкә-бавырларын да сатабыз, мактап алып бетерәләр. Безнең итне боты белән алучылар һәм килолап алырга дип килгән даими клиентларыбыз да бар. Аларның барлык үтенечләрен дә исәпкә алабыз. Салкын булуга карамастан, алып чыккан итләрнең барысын да сатып бетердек. Тагын киләчәкбез, – диделәр алар.
Киләсе авыл хуҗалыгы ярминкәсенең кайчан буласы әлегә билгеле түгел.