Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 декабрь 2023, 10:42

Чишмәдә махсус техника кышка әзер

Чишмәдә кыш башлануга махсус техника әзерме? Урамнарны һәм юлларны кар көртләреннән тазартачак кораллар һәм җиһазлар нинди торышта? «Ямь» җәмгыяте хезмәткәрләре белән поселоктагы кышкы эш режимы турында сөйләштек.

Чишмәдә махсус техника кышка әзер
Чишмәдә махсус техника кышка әзер

Чишмәдә кыш башлануга махсус техника әзерме? Урамнарны һәм юлларны кар көртләреннән тазартачак кораллар һәм җиһазлар нинди торышта? «Ямь» җәмгыяте хезмәткәрләре белән поселоктагы кышкы эш режимы турында сөйләштек.

Марсель Кирәев предприятиегә тәүдә тракторчы булып эшкә урнашкан. Хәзер ул баш механик вазифасын башкара.

Җиде «Т-150» һәм дүрт «МТЗ-82» тракторлары тулы техник тикшерү үтте. Алар кар этәртү өчен үзгәртеп корылды. Техника кышкы һава көйсезлекләренә әзер, – ди Марсель Марат улы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күптән түгел «Ямь» җәмгыятенең җылы гаражында үз көчләре белән сатып алынган бер «Т-150» тракторы капиталь ремонтланган.

Двигателен ремонтлаудан башлап буяуга кадәр барысын да үзебез эшләдек, – ди баш механик.

Ремонтланган махсус техника тәҗрибәле хезмәткәр Ильяс Рәҗәповка ышанып тапшырылган. Ул предприятиедә күптән түгел генә эшли башлаган. Моңа кадәр фермер хуҗалыкларының берсендә комбайнга утырып иген басуларын гизгән булса, хәзер тракторы белән Чишмә урамнарына кар белән көрәшкә чыгарга әзер.

Әлегә тикле һава торышы «Ямь» җәмгыятенә Чишмә поселогының Елга аръягы бистәсендә юллар салуны дәвам итәргә мөмкинлек бирде. Карьердан алынган материалдан үзебездә вак таш җитештерү һәм Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча сатып алынган яңа «КамАЗ» юл эшләренә киткән чыгымнарны шактый киметергә мөмкинлек бирә. Ташларны ваклау комплексының ел әйләнәсе эшләячәген исәпкә алганда, районда ремонтланасы юллар тагын да күбрәк булачак.

Чишмәдә махсус техника кышка әзер
Чишмәдә махсус техника кышка әзер
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: