Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 ноябрь 2023, 10:29

Күңел яткан эш белән шөгыльләнергә кирәк

Тормышта уңышка ирешергә теләгән кешеләр кул кушырып утырмый, ә максат  куеп эш итә. Кызылгы авылыннан Тимур Локманов та әнә шундыйлар исәбендә.

Күңел яткан эш белән шөгыльләнергә кирәк
Күңел яткан эш белән шөгыльләнергә кирәк

Ул Чишмә поселогында туып-үскән. Бишенче мәктәпне тәмамлаганнан соң, БДАУның авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетына укырга кергән. Аны 2003 елда уңышлы тәмамлагач, яшь инженер «Росагросервис» җәмгыятенә эшкә урнаша. Чит ил комбайннарын хезмәтләндерә, ремонт белән шөгыльләнә. Бераз аякка баскач, уңган һәм чибәр кыз белән гаилә корып җибәрә. Хәзер аларның мәхәббәт җимешләре булып 15 яшьлек кызлары һәм тугыз яшьлек уллары үсеп килә.

Берникадәр вакыттан соң ул үзен башка өлкәдә сынап карарга уйлый. «Башкирнефтепродукт» җәмгыятендә оператор, соңрак өлкән оператор булып эшли, аннары төньякка эшкә китә.

2015 елда яшьләр авылда тормыш корырга уйлыйлар. Аларның анда яшелчә-җимеш үстерү өчен җир участогы була. Ике ат, кош-корт алалар. Әкренләп эш җайга салына. Атлары күбәеп китә, иркендә йөртү өчен көтүлек, салам-печән хәстәрләү өчен җир кирәк була.

Бүгенге көндә аларның 50 гектар көтүлекләре һәм күпьеллык үлән чәчелгән 160 гектар җирләре бар. Аларның көтүендә 40 баштан артык ат 20 бия, бер айгыр, колыннар һәм кырыкмыш тай бар.

Җир эшкәртү, печән әзерләү өчен «МТЗ-82 «Беларус» тракторын лизингка, калган авыл хуҗалыгы җиһазлары сатып алганнар.

Безнең хуҗалыкта әлеге вакытта 150ләп тавык бар, йөз егермедән артык бройлер үстереп саттык. Бер даими ярдәмчебез бар, ә эшләр артканда вакытлыча эшчеләр яллыйбыз, ди Тимур Фәрит улы.

Дим бистәсендә кибет ачтык, дип сүзгә кушылды аның хатыны Оксана, анда үзебез җитештергән продукцияне ит, казылык, йомырка сатабыз. Җәй көннәрендә урман җиләге җыеп сатуга куябыз. Азык-төлек ташу өчен ике авторефрижераторыбыз бар, ди ул (сүз уңаеннан, Оксана Локманова белән гәзитебезнең якындагы саннарының бер-сендә таныштырырбыз).

Быел 140 квадрат метр-лы капиталь склад төзедек, ә 400 квадрат метрлы сарайда шушы көннәрдә сатып алырга ниятләгән буаз бияләр һәм симертү өчен үгезләр асралачак. Моның өчен бөтен шартлар бар, печән әзерләдек, төргәкләрдә салам китерелгән, атлар өчен җитәрлек күләмдә солы да сатып алынган, ди Тимур Локманов.

Тырышлык белән нәтиҗәләргә ирешәбез, эштән тәм табып яшибез, диләр Локмановлар бертавыштан.

 

 

 

Күңел яткан эш белән шөгыльләнергә кирәк
Күңел яткан эш белән шөгыльләнергә кирәк
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: