Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 ноябрь 2023, 09:36

Нәсел тамырларым авылдан

– Тумышым белән мин Кызылгы авылыннан. Бәләкәйдән үк картәтигә печән чабарга, мал карарга ярдәм итә идем, – ди Руслан Сәфәров. Ул шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара. Күпләп сыер маллары, атлар, кош-корт асрый.

Нәсел тамырларым авылдан
Нәсел тамырларым авылдан

Тумышым белән мин Кызылгы авылыннан. Бәләкәйдән үк картәтигә печән чабарга, мал карарга ярдәм итә идем, ди Руслан Сәфәров.

Ул шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара. Күпләп сыер маллары, атлар, кош-корт асрый.

Беренче мәктәпне тәмамлаганнан соң, аграр университетның мәгълүмати технологияләр һәм идарә итү факультетына укырга кереп, муниципаль идарә белгечлеге алып чыга.

2016-2017 елларда Мәскәүдә Рәсәй армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән соң авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнеп карарга ниятли.

Әти белән үз эшебезне берничә сыер һәм атлар асраудан башладык. Вакыт үтү белән дилбегәне үз кулыма алдым. Әлеге вакытта хуҗалыгымда 21 ат, башкорт токымлы айгыр, 35 баш сыер малы (бозау чактан алып үстердем), җитмешләп баш романов һәм курдюк токымлы сарыклар бар. Яз көне 200-300 бройлер чебеш сатып алам, индоүрдәкләр үзләре утырып бәбкә чыгаралар, ди Руслан.

Мал-туар асрау табышлы гына түгел, ә бик мәшәкатьле дә эш. Аларны җаен белеп карарга кирәк, абзар-кураң төзек булырга тиеш. Вакытында прививка ясау, ветеринария хезмәтләре белән даими элемтәдә тору мөһим.

Русланның көтү йөртү һәм печән чабып алу өчен арендага алынган 200 гектар җире бар. Кредитка «Беларус» тракторы, печән чапкыч, әйләндергеч, үзйөрешле пресс-җыйгыч алган. Ашлыкны фермерлардан сатып ала. Үзенең зур булмаган тегермәне бар.

Поселокта яшәсәм дә, көн саен хуҗалыкка барып кайтам. Ике ярдәмчем бар, ләкин күз-колак булып тору кирәк. Печән әзерләү чорында басуда төн кунган чаклар да була. Кайвакыт эшкә алданып үзең турында онытырга да туры килә, дип елмая Руслан.

2021 елда ул Абрай кызы белән тормыш корып җибәрә. Ике ул һәм бер кыз үстерәләр.

Ит сату белән проблема юк. Клиентлар кирәкле күләмдә ит яки мөселман бәйрәмнәренә сарык сатып алу өчен алдан заказ бирәләр.

Киләчәккә планнар кормаган малтабар булмыйдыр ул!

Планнар бар. Ашлык саклау өчен зур склад төзергә ниятлим. Бер тракторың булу яхшы, икенчесен дә алырга кирәк. Хуҗалыгымны зурайтырга телим, ди Руслан Сәфәров.

 

Нәсел тамырларым авылдан
Нәсел тамырларым авылдан
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: