1 ноябрьдә «Торатау» конгресс-холлында дәүләт бүләкләре тапшырылды. Алар арасында Д. С. Идиятуллин крестьян-фермер хуҗалыгы предприятиесендә ат караучы булып эшләүче Мөнир Кәримов та бар. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премер-министры аңа Диплом тапшырды.
Хуҗалыкта Мөнир Кәримов турында иң кирәкле һәм алыштыргысыз хезмәткәр, диләр. Ул атлар турында бик озак һәм кызыклы итеп сөйли ала, чөнки Мөнир Әнәс улының бөтен гомере шул акыллы маллар янында үтә. Ул барлык атларның һәркайсының исемен һәм холкын белә һәм алар турында башкаларга караганда күбрәк белә.