«Новотроицкий» җәмгыяте механизаторы Альфрид Сәхәбетдинов күпьеллык намуслы хезмәте һәм Башкортстанның агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткәне өчен Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде.
Альфрид Мидхәт улы 1986 елда эш башлаган. Тәүге – тракторчы таныклыгын мәктәптә укыганда ук алган.
– Хезмәт сөючән кеше бар җирдә дә эш таба. Һәр эшне нәтиҗәле, җиренә җиткереп, бар көчеңне биреп һәм тәҗрибәңне кулланып башкару таләп ителә. Шул чакта гына ул кешегә канәгатьлек китерә, – ди Альфрид Сәхәбетдинов.