

«Үзәк» МТСның Тәпәреш сөтчелек фермасы терлекләре октябрь башларында җәйләүдән абзарларга күчерелгән.
– 215 сыер, 45 башмак тана, каплату яшендәге 39 башмак, 1 яшькә кадәрге 132 бозау җәйге лагерьлардан фермаларга кайтарылды, – диде Кырмыскалы филиалының ветеринария табибы Артур Мөхәммәтдинов.
– Җәй көне бик күп эш башкардык, – диде ферма мөдире Рәсим Сәфәров. – Сөт җитештерү өчен кирәкле җиһазларны тулысынча яңарттык. Савымчылар һәм механик алар белән эшләү өчен укып кайттылар. Шулай ук сыерлар абзарында идәннәрне тулысынча алыштырдык, ялан абзарларны ремонтладык, ферма территориясендәге юлга вак таш җәйдек.
Хуҗалыкта «голштин» кара-чуар токымлы сыерлар асрала. Аларны ясалма орлыкландыру буенча эш планга ярашлы алып барыла, шуңа күрә сыерлар ел әйләнәсенә бозаулый. Бүгенге көндә уртача тәүлеклек савым 12-14 литр тәшкил итә. Сөтне Благовар районының «СН-Продукт» җәмгыятенә тапшыралар.
Ферма мөдире сүзләренә караганда, сыерлар җәйге лагерьдан кайтарылгач савымнар арта башлаган. Фермада асрау чорында малларны көндезге сәгать 2дән 4кә кадәр тышта йөртәләр. Мал азыгы үзебезнең илдә җитеш-терелгән, «МТЗ-82» тракторына тагылган «АКМ-9» ярдәмендә таратыла.
– Җайлы механизм. Нәтиҗәле эшли. Малларны ашату озакка сузылмый. Барлык сыерлар, бер үк вакытта диярлек, туклыклы мал азыгы белән тәэмин ителә, – ди Рәсим Сәфәров.
Белгечләр сүзләренә караганда, мал азыгы кышкылыкка запас белән әзерләнгән. Сенаж да, силос та җитәрлек – чагыштырмача 1125 һәм 1227 тонна тәшкил итә. Узган елдан калган сусыл мал азыгы да бар, шулай ук 380 тонна салам һәм 98 тонна печән әзерләнгән.