Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 сентябрь 2023, 09:49

Чөгендер казый башладылар

3 сентябрьдә «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Чишмә районындагы басуларында шикәр чөгендерен казып алу эшләре башланды.

Чөгендер казый башладылар
Чөгендер казый башладылар

– Районда 4398 гектар мәйданда шикәр чөгендере үстерелде, – диде «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Чишмә-Дәүләкән бүлекчәсе директоры Марс Фәйзуллин. – Агрономнар эшләр башланганчы басуларны карап чыктылар, чөгендер үрнәкләрен алып, шикәрле-леккә контроль анализлар үткәрү өчен, лабораториягә тапшырдылар. Шикәр чыгышы якынча 18%, уңыш куәте һәр гектардан 350 центнер тәшкил итә.

Марс Флюр улы сүзләренә караганда, эш тәүлек әйләнәсенә бара, бер комбайнда чиратлап ике механизатор эшли. Тәүлегенә 18-20 гектар җирдә татлы тамырлар казып алына, басулар зур һәм тигез булса, хезмәт җитештерүчәнлеге 25 гектарга кадәр арта. Комбайнчыларга төшке һәм кичке ашны басуга китерәләр. Тәүлегенә бер тапкыр ягулык салучы килә.

– Урып-җыю эшләрендә җиде комбайн катнаша. Бишесе үзебезнеке, икесе читтән китерелде. Салкыннарга кадәр барлык уңышны алып бетерергә ниятлибез. Шушы көннәрдә казып алынган чөгендерне ташый башлыйбыз. Басулар заводка якын урнашкан, ун йөк машинасы җитәр дип уйлыйбыз, – диде Марс Флюр улы.

Чөгендер казый башладылар
Чөгендер казый башладылар
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: