Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 август 2023, 13:38

Сыйфатлы мал азыгы әзерләнә

Авыл хуҗалыклары басуларында эшләр дәвам итә – әлеге вакытта силоска кукуруз урыла. «Нурис» җәмгыятендә бу эшкә 21 августта керештеләр.

Сыйфатлы мал азыгы әзерләнә
Сыйфатлы мал азыгы әзерләнә

– Быел кукурузны 570 гектар мәйданда чәчтек. Чәчү әйләнеше гамәлгә кертелгән, һәм аның 80%ын, ташу өчен якын булсын өчен, ферма янындагы басуларга чәчәбез, – диде хуҗалыкның баш агрономы Ринат Гомәров.

Басуда «Полесье» комбайны эшли, аның штурвалы артында – Рахматжон Исмәгыйлев, яшел мал азыгын биш-алты берәмлек техника ташып тора, силос базында аны «К-702» тракторы тыгызлап тора. Кукуруз корн-крекер белән урып алына, ягъни комбайн аны кирәгенчә ваклый һәм сыерлар өчен сыйфатлы мал азыгы – корнаж килеп чыга. Силоска салганда дымлылык күләме 50-65% булырга тиеш, шул вакытта кирәкле витаминнар яхшырак саклана.

– Кукуруз чәкәннәре өлгереп җиткән һәм орлыклана да башлаган. Аның составында аксым, крахмал һәм глюкоза бар – ул сыерларның сөтен арттыруда мөһим мал азыгы булып тора, – ди агроном.

Хуҗалыкта план буенча 10600 тонна силос әзерләнергә тиеш, уңыш һәр гектардан уртача 300 центнер булса, 18000 тонна силос салу мөмкинлеге бар. 

– Бер сменада якынча 35 гектар мәйданнан кукуруз урып алабыз. План буенча, силос әзерләүне 15 сентябрьгә кадәр тәмамларга тиешбез. Моннан тыш, 190 гектар мәйданда судан үләне өлгереп килә, аны да сенажга урачакбыз. Мал азыгы җитәрлек күләмдә булырга тиеш, – дип сүзенә йомгак ясады Ринат Гомәров.

Сыйфатлы мал азыгы әзерләнә
Сыйфатлы мал азыгы әзерләнә
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: