Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 август 2023, 13:37

Быел бәрәңге күпме тора?

Бездә үскән бәрәңгенең бәясенә килгәндә, ул башка урыннарда, мәсәлән, кибетләрдә һәм яшелчә киоскларында сатылганга караганда, һәрвакыт кыйммәтрәк була.

Быел бәрәңге күпме тора?
Быел бәрәңге күпме тора?

Чөнки ул үзебездә, экологик чиста туфракта үстерелгән. Моның белән бәхәсләшеп булмый. Сыйфатлы товар бәяләр формалашуда төп элемент булып тора.

21 августка алынган мәгълүматлар буенча, Чишмә базарында бер килограмм яңа бәрәңгенең бәясе 40 сумнан 50 сумга кадәр.

Чагыштыру өчен, быел 5 июльдә генә ул 80 сумнан сатыла иде. Каен миннекләре 75 сум тора, күрше районнан китердек, ди сатучысы. Июль башында аны 150гә, кайбер урыннарда хәтта 200 сумга сатып алырга мөмкин иде. Калган яшелчәләрнең бәяләре быел базарда түбәндәгечә.

Хаклар бер килограмм продукт өчен күрсәтелгән.

Төрле төстәге болгар борычы һәм төсле кәбестә 150 сумнан сатыла.

Помидор – 80 сум,

Кыяр – 70 сум,

Чөгендер, кишер, бер бәйләм керән тамыры һәм бер бәйләм мәтрүшкә өчен 50 сум сорыйлар,

Стаканнарга утыртылган җиләк үсентеләре, башлы суган – 50 сум (кызылы – 60).

Ачы борычның бер данәсе – 15,

Кабак – 30 сум,

Сарымсак – 150дән 250 сумга кадәр,

Кәрәзле бал – 1000,

3 литрлы банкадагы чәчкә балы 1500 сум тора.

Быел бәрәңге күпме тора?
Быел бәрәңге күпме тора?
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: