Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 август 2023, 13:10

Барысы да контрольдә

Чишмә районы хакимиятендә Уфа районында таралган йогышлы кош гриппы буенча комиссия утырышы узды һәм чаралар планы эшләнде.

Барысы да контрольдә
Барысы да контрольдә

Илшат Гәрәев, Чишмә райветстанциясе начальнигы

Чишмә районы хакимиятендә Уфа районында таралган йогышлы кош гриппы буенча комиссия утырышы узды һәм чаралар планы эшләнде.

Районда якынча туксан мең баш кош асрала, кошчылык предприятиеләре һәм инкубаторлар бар. «Юбилейный» кошчылык фабрикасында яңартып кору эшләре бара – анда кош-корт юк, киләчәктә биредә 550 меңгә кадәр кош үстерү планлаштырыла.

«Агли» крестьян-фермер хуҗалыгында – Новотроицкий фермасында һәм Бабик авылында 7 мең баш каз асрала. Монда кошларны су буена җибәрмәскә, ябуда тотарга кирәк; Бабик фермасында вакцинация үткәрелә. Новотроицкий фермасында быел казларга вакцинация ясалган булган инде. Фермер Раил Ишмөхәммәтов ябык биналарда торган инкубаторларда чебеш чыгару һәм кош-корт үстерү белән шөгыльләнә. 3000 баш тавыгы һәм шул ук кадәр үрдәкләре бар. И. М. Ишмөхәммәтов шәхси хуҗалыгы Игнатовка кош фермасында 4000 баштан артык каз үстерә, аларны да ябуда асрау режимына күчерү мөһим.  «Хисаметдинова Д. М.», «Ишмөхәммәтов И. И.» крестьян-фермер һәм Мостафин Т. М. шәхси хуҗалыклары инкубаторда чебеш чыгару һәм сату белән шөгыльләнәләр.

Кошчылык продукциясен саклау һәм сату белән шөгыльләнүче предприятиеләр («Хладокомбинат» һәм башка җәмгыятьләр), шулай ук сәүдә челтәрләре һәм нокталары, элеккегечә, ветеринария хезмәте рөхсәте белән генә башка төбәкләрдән продукция кайтарачак.

Кош гриппын билгеләү өчен чимал алу буенча чаралар даими үткәрелә, тикшерү нәтиҗәләре чир билгеләре булуын күрсәтми.

Ветстанция белгечләре ашыгыч рәвештә район сәүдә челтәрләрендә Авдон кошчылык фабрикасы йомыркалары булу-булмавын тикшерделәр. 2023 елның 30 июленнән соң китерелгән йомыркалар сатудан алынды. Республикада тере кош сату вакытлыча тыелган.

Йогышлы кош гриппына бәйле рәвештә, Чишмә ветеринария станциясе безнең районда кош гриппы таралуга юл куймау максатында тиешле чаралар күрә. Узган елның июль-август айларында крестьян-фермер хуҗалыкларда, шәхси ихаталарда Н5 штаммлы йогышлы кош гриппына каршы вакцинацияләү үткәрелде. Районда булган кошларның 80% тан артыгы – 50 мең баштан күбрәге, 2023 елның маенда 51 мең баш кош чиргә каршы вакцинацияләнгән.

Әлеге вакытта районның ветеринария хезмәте Уфа районы белән чиктәш торган Лесной, Алкин, Арслан, Ярми авыллары биләмәләрендәге хуҗалыкларда һәм шәхси ихаталарда асралган кош-кортка гриппка каршы прививка ясала. Кошларда вирус булдырмас өчен даими тикшерү алып барыла. 12 кыр үрдәгеннән, күчмә кошлардан (6 күгәрчен, 1 карга, 2 акчарлактан) алынган тикшерү материалларында йогышлы чир билгеләре табылмаган.

Район ветеринария станциясендә инфекция табылган, шул исәптән йогышлы кош гриппы ачыкланган урыннарга барып, аның арытаба таралуына юл куймау максатында махсус «Малларны саклау хезмәте» оештырылган, аның составында «Ветеринария контроле төркеме» һәм тагын ике мобиль төркем бар.

«Малларны саклау хезмәте»ндә ветеринария белгечләре эшли, һәм ул заманча махсус техника, шәхси саклану чаралары белән җиһазландырылган.

Кош-кортларны елга-күл буйларына җибәрмәвегезне һәм ябык режимда асравыгызны сорыйбыз.

 

 

Барысы да контрольдә
Барысы да контрольдә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: