Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 август 2023, 11:07

Зур булмаган яңа элеватор барлыкка киләчәк

«Агропромбизнес» җәмгыяте Сәйран һәм Боголюбовка авыллары арасында заманча яңа элеватор комплексы төзү планлаштыра.

Зур булмаган яңа элеватор барлыкка киләчәк
Зур булмаган яңа элеватор барлыкка киләчәк

– Ике ел элек бу урында башка макет тора иде һәм без аны, фикеребезне никадәр нык үзгәрткәнебезне ачык итеп күрсәтер өчен, аңлы рәвештә алып ташламадык, – дип сөйләде предприятие җитәкчесе Владимир Мохов. – Элек барысы да заманча ындыр табагы схемасы буенча булса, хәзер исә ул цифрлаштырылган һәм автоматлаштырылган элеватор. Транспортның территория буенча хәрәкәтен, транспортерлар, нория (вертикаль юнәлештә күтәрү өчен җайланма) белән ашлык күчерү вак-төяккә кадәр уйланылган. Шул ук вакытта эшләр башкару күләме дә өч тапкыр арттырылган. Хәзер ашлыкны, амбарлардан баш тартып, заманча складларда саклыйлар. Безнең Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахмановка күрсәткән проектыбыз әзер, дип ышаныч белән әйтергә була. Җиһазлар сатып алуга киткән чыгымнарның 40 процентын каплау турындагы үтенечебез дә җавапсыз калмады, моңа бик шатбыз. Сүз уңаеннан, үзебезнең илдә җитештерелгән ашлык киптергечләр һәм силослар (ашлык саклау өчен сыешлыклар) сатып алабыз, – дип сүзенә йомгак ясады ул.

Танышу өчен тәкъдим ителгән проект буенча эш барышы, күләме күп булса да (киптерү, ашлык һәм орлыкны эшкәртү, саклау, көнбагыш мае һәм катнаш азык җитештерү, ашлык сату), җайга салынган.

Мондый заманча комплекс күп санлы эш урыннары ачуны күз уңында тотмый.

Зур булмаган яңа элеватор барлыкка киләчәк
Зур булмаган яңа элеватор барлыкка киләчәк
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: