Чишмэ
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 август 2023, 15:14

Эшләр дәвам итә

«Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Калмаш ашлык киптерү комплексында яңа уңышны 23 июльдә кабул итә башлаганнар.

Эшләр дәвам итә
Эшләр дәвам итә

Генераль директорның ашлык киптерү комплексы буенча урынбасары Павел Гуров билгеләп үтүенчә, үлчәүдә эшләүчеләр һәм кладовщиклар алдан эшкә өйрәтелгән. Хуҗалыкта иген культураларын якынча 25 мең гектардан җыеп аласы бар. Бүгенге көндә 2000 тонна бодай һәм 1370 тонна борчак кабул ителгән.

– Безнең ашлык киптерү комплексы игеннәрне кабул итә, чистарта, киптерә, аннан соң алар саклау өчен силоска (зур савытлар шулай атала) салына. Бер силос 5 мең тонна ашлык сыйдыра ала, алар барлыгы унау. Тәүлегенә якынча 2 мең тонна ашлык кабул итә һәм 1000 тоннага кадәрен киптерә алабыз. Сүз уңаеннан, тәүлек әйләнәсенә эшлибез. Моннан тыш, үз ихтыяҗларыбыз өчен һәм башка оешмаларга сату өчен орлык материалын эшкәртәбез (чистартабыз, эресенә-вагына аерабыз, агулыйбыз). Ашлык киптерү комплексында орлыкларны сыйфатлы итеп әзерләү өчен фотоэлектрон сепаратор бар. Бу оптик камералы махсус компьютер, анда төсе һәм зурлыгы белән аерылып торган иген бөртекләрен аеру программасы урнаштырылган, – дип мәгълүмат бирде П. Гуров.

Эшләр дәвам итә
Эшләр дәвам итә
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: