Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 июль 2023, 10:50

Балалар тыныч тормышта үссен өчен

Беренче көннәрдән үк махсус хәрби операциядә катнашкан райондашыбыз, Кораллы Көчләр офицеры (исеме билгеле сәбәпләр буенча язылмый) шушы көннәрдә бераз ял итү һәм туганнары-якыннары белән күрешү өчен кыска вакытлы ялга кайтты.

Тиздән аңа кире китәргә туры киләчәк. Якташыбыз – укчылар ротасы командиры, Лугански Халык Республикасында хезмәт итә.

Ватанны саклау – ир-атның төп бурычы. Мин анда үз күзләрем белән күргән явызлыкның безнең тарафларга да килеп җитәргә мөмкин булуын аңларга кирәк. Моңа юл куярга ярамый. Балаларыбыз тыныч тормышта үсәргә, сугышның һәм фашизмның нәрсә икәнен белмәскә тиеш-ләр. Әлеге вакытта өйдәмен, биредә тыныч, ләкин хезмәттәшләрем янына китәргә тиешмен, алар мине – үз командирларын көтәләр. Без егетләр белән иңне-иңгә куеп хезмәт итәбез, бер-беребезгә тугры иптәшбез. Алар минем өчен, ә мин алар өчен җаныбызны бирергә әзербез, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты хәрби офицер.

Балалар тыныч тормышта үссен өчен
Балалар тыныч тормышта үссен өчен
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: