Чишмэ
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 июль 2023, 15:03

Уҗым бодаен уру дәвам итә

Уҗым бодаен уру дәвам итә Яңгырлар туктап, аяз көннәр башланды, игеннәр әкренләп өлгерә – аларны ура башлар вакыт җитте. «Нерал-Чишмә» җәмгыятендә дә урып-җыю эшләре башланды.  

Уҗым бодаен уру дәвам итә
Уҗым бодаен уру дәвам итә

Яңгырлар туктап, аяз көннәр башланды, игеннәр әкренләп өлгерә – аларны ура башлар вакыт җитте.

«Нерал-Чишмә» җәмгыятендә дә урып-җыю эшләре башланды.

Без килгәндә кырда 11 комбайн тезелеп тора, комбайнчылар төшке ашка тукталганнар иде. Баш агроном белән эшләр барышы турында сөйләшеп тордык.

– Уҗым бодаен ура башладык. Гомумән алганда, тугыз мең гектар мәйданнан бөртекле культуралар җыеп аласы бар. Ике төркемдә эшлибез. Чишмә районында – унбер, Уфада алты комбайн. Якты көндә 350-400 гектар җир урабыз, ике районга 600 гектардан суктырып алдык, бер комбайн көненә якынча 15-20 гектар мәйданда эшли. Алдан исәпләү буенча уҗым бодаеның уңышы һәр гектардан уртача 34 центнер тәшкил итә. Штурваллар артында көч-куәте ташып торган яшь комбайнчылар эшли, – диде Владимир Петрович.

Артур Шәфыйков, мәсәлән, бу хуҗалыкта икенче ел эшли.

Армиядә чакта шалтыратып, комбайнны аңа калдыруыбызны сорады. Кайту белән икенче көнне үк эшкә чыкты. Урак чорында механизаторларга төш һәм кич ике тапкыр – 6да һәм 10да ашату оештырылган. Егетләр әлегә борчак уралар, ул башта бераз җилләргә тиеш, аннары суктырып алабыз, – ди баш агроном.

Уҗым бодаен уру дәвам итә
Уҗым бодаен уру дәвам итә
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: