Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 июль 2023, 09:55

Урып-җыю эшләре башланды

Районның берьюлы берничә хуҗалыгы тәүгеләр рәтендә басуларга чыкты.

Урып-җыю эшләре башланды
Урып-җыю эшләре башланды

Районның берьюлы берничә хуҗалыгы тәүгеләр рәтендә басуларга чыкты.

26 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Чишмә бүлекчәсендә барыннан да күбрәк (483 гектарда) уҗым бодае җыеп алынган. Уртача уңыш куәте 40 центнер тәшкил итә. Шулай ук «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы предприятиесе (уҗым бодае 285 гектарда суктырып алынган, уңыш һәр гектардан 31,2 ц) һәм «Үзәк» МТС предприятиесенең Чишмә районы бүлекчәсе (борчак 160 га, урып алынган, уңыш 15 ц/га, 15 га уҗым бодае, уртача уңыш куәте гектардан 28 ц) алдынгы хуҗалыклар исемлегендә. «Урал җире» җәмгыятендә механизаторлар 144 гектар мәйданда борчак басуларын уруны тәмамлаганнар, һәр гектардан 16 центнер уңыш алынган.

Атна башында Түбән Хаҗәт авылы янындагы кырда булдык, анда «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Чишмә бүлекчәсе механизаторлары эшли. Комбайнчылар якшәмбе ура башлаганнар һәм беренче көндә үк 3000 гектар мәйданда үскән уҗым бодаеның якынча 150 гектары урып алынган.

Яшь агроном Фән Авсахов хуҗалыкта икенче сезон эшли. Ул биредә аграр университет студенты булганда ук практика үткән. Аның сүзләренә караганда, предприятиедә хезмәткәрләр өчен уңай шартлар тудырыла, шуңа күрә яшь белгечләр бирегә килеп эшкә урнашуга өстенлек бирә.

19 яшьлек Роман хуҗалыкта рәсми рәвештә икенче ел эшли. Моңа кадәр агросәнәгать колледжында укыганда өч ел рәттән практика үткән.

– Механизатор һөнәрен үз иттем. Яңа һәм заманча техника ошый. Әле «Акрос-580» комбайнына утырдым. Преприя-тиедә эшләгән кешенең кадерен беләләр. Бу еллар эчендә коллективта эшләүчеләр туганнарым кебек булып бетте, әтием Владимир Кузнецов та монда электрик булып эшли. Иң мөһиме, тәҗрибәле белгечләр, нәрсә турында гына сорасак та, белемнәре белән уртаклашалар, аңлатып һәм күрсәтеп бирергә әзерләр, – ди ул.

Вил Таһиров кырык елдан артык комбайн штурвалы артында хезмәт куя. Колхозда «Нива»дан башлаган, «Башкир-агроинвест»ка килгәненә берничә ел булган. «Коллектив әйбәт, бер-беребез белән дусбыз», ди Вил Мәҗит улы.

– Техника сәгать кебек эшләсә, механизаторлар өчен көн уңышлы үтте дигән сүз. Әйе, кыска вакытлы яңгырлар ява, әмма алар комачауламый, бу вакытта комбайннар урак чорында ватылып калмасын өчен, мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча профилактик эшләр башкарабыз. Ә яңгырдан соң бер-ике сәгать үтүгә тагын эшкә тотынабыз, – дип сөйли Вил Таһиров.

Авыл эшчәннәре урак өстендә, гадәттәгечә, көне буе, кайвакыт хәтта төнлә дә эшлиләр.

Урып-җыю эшләре башланды
Урып-җыю эшләре башланды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: