Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 июль 2023, 13:54

Орден белән бүләкләнде

РФ Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге карамагындагы Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Чишмә селекция үзәге лабораториясе мөдире Лещенко Нина Ивановна Дуслык ордены белән бүләкләнде.

Орден белән бүләкләнде
Орден белән бүләкләнде

25 июльдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Рәсәй Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында катнашты. Сәнәгать, төзелеш, энергетика, фән, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать, матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат, физкультура һәм спорт өлкәсендәге предприятие, оешма һәм учреждениеләрнең 65 хезмәткәренең һөнәри казанышлары орденнар, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. РФ Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге карамагындагы Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Чишмә селекция үзәге лабораториясе мөдире Лещенко Нина Ивановна Дуслык ордены белән бүләкләнде.

Селекционер, иген сортлары уйлап табучы күренекле галим 82 яшендә дә актив эшләвен дәвам итә.

Орден белән бүләкләнде
Орден белән бүләкләнде
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: