Чишмэ
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 июль 2023, 13:19

«Феникс» җитештерү күләмен арттыра

Чишмә районының «Феникс» предприятиесе территориясендә көнбагыш маен җитештерү күләмнәрен арттыру буенча эшләр алып барыла.

«Феникс» җитештерү күләмен арттыра
«Феникс» җитештерү күләмен арттыра

Чишмә районының «Феникс» предприятиесе территориясендә көнбагыш маен җитештерү күләмнәрен арттыру буенча эшләр алып барыла.

Без барган вакытта яңа амбар төзү өчен рулоны белән кайтарылган калайны кран белән бушаталар иде. Территориядә шулай ук яңа «STUURMAN» ашлык киптергече дә күренде.

Дүртенче амбар әле булган өч амбардан әлләни аерылып тормаячак, мәйданы якынча мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Төзелеш өчен рөхсәт алу белән урын әзерләдек, – дип сөйли директорның производство буенча урынбасары Кирилл Моисеев.

Яңа ашлык киптергечне электр һәм газ белән тәэмин итү өчен проект әзерләнде, төзелеш эшләрен өлешчә тәмамладык. Ашлык киптергеч җайланма да җитештерү күләмнәре арту сәбәпле алынды. Хәзер тәүлегенә

50 тоннага кадәр көнбагыш орлыгы эшкәртәбез, тиздән бу күрсәткечне ике тапкырга арттырырга планлаштырабыз. Саклау күләмнәре дә артачак.

Исегезгә төшерәбез, әлеге предприятие көнбагышны киптерү, саклау һәм эшкәртү белән шөгыльләнә. Көнбагыш мае һәм түбе (жмых), ягу өчен пеллетлар сатыла, бер калдык та әрәмгә китми.

Май, 5 литрдан 30 тоннага кадәр күләмдә, турыдан-туры предприятиедән сатыла.

«Феникс» яңа мизгелне тулы куәткә эшли башлый дип әйтсәк була, ләкин ул әле дә, башка күп кенә предприятиеләрдән аермалы буларак, ел әйләнәсенә тукталмыйча эшли.

«Феникс» җитештерү күләмен арттыра
«Феникс» җитештерү күләмен арттыра
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: