Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 июль 2023, 12:20

Ашлык саклау урыны

Безнең районда бу урын – «Үзәк» МТС предприятиесенең «Чишмә элеваторы» филиалы. Бүгенге көндә предприятиедә нинди эшләр башкарыла, ул быелгы иген уңышын кабул итәргә әзерме?

Ашлык саклау урыны
Ашлык саклау урыны

Безнең районда бу урын – «Үзәк» МТС предприятиесенең «Чишмә элеваторы» филиалы.

Бүгенге көндә предприятиедә нинди эшләр башкарыла, ул быелгы иген уңышын кабул итәргә әзерме? Шул сорауларыбызны бирү өчен без элеватор директоры Альберт Фәттахов белән очраштык.

Һава шартлары бик уңай булмаса да, уңыш булачак. Бүгенге көндә элеваторда яңартып кору эшләре бара. Ашлык киптерү, игеннәрне чистарту өчен яңа линия урнаштырыла, автотранспортка төяп җибәрү өчен өстәмә нокта ачыла. Бу ашлыкны тиз арада кабул итәргә, чистартырга һәм төяп озатырга мөмкинлек бирәчәк, газация (биналарны һәм сыешлыкларны зарарсызландыру) үткәрелде, элеватор корпусларының түбәсен капиталь ремонтлау бара, – дип хәбәр итте ул.

Гомумән алганда, үзебезнең ашлык – «Үзәк» МТС предприятиесенеке һәм район хуҗалыкларыныкы кабул ителә. Узган елда 80 мең тонна китерелгән.

Игеннең бер өлеше эчке базар кулланучыларына, бер өлеше экспортка (Кара диңгез бассейны портларына) җибәрелә.

Ашлык кабул итү мизгелендә элеватор тәүлек әйләнәсенә эшли. Төнге сменалар өчен өстәмә түләнә. Бүгенге көндә предприятиедә 80 кеше эшли, килергә теләүчеләр өчен вакансияләр бар. Хезмәткәрләр махсус кием белән тәэмин ителә, ашханәдә төшке һәм кичке аш белән тамак ялгап алырга мөмкин. Тулай торак та бар.

Чишмә элеваторы яңа уңыш ашлыгын кабул итәргә 100 процент әзер, – диде Альберт Фәнит улы сүзенә йомгак ясап.

Ашлык саклау урыны
Ашлык саклау урыны
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: