Район хуҗалыкларында урып-җыюга актив әзерлек бара.
Шул уңайдан эшләр торышын белер өчен без авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш инженеры Венер Каһиров белән предприятиеләр буйлап киттек.
Беренче булып «Башкир-агроинвест» җәмгыятенә юл тоттык. Чишмә бүлекчәсе идарәчесе Марс Фәйзуллин техниканың кырга чыгарга әзер булуы турында хәбәр итте.
– 24548 гектар җирдә үскән бөртекле культураларны җыеп аласы бар. Алдан ук басуларның дымлылыгын тикшердек. Борчак белән беррәттән уҗым бодаен да ура башлыйбыз. Бөртекле культуралар уруда 21 комбайн катнаша. Рәсәйнең үзәк районнарыннан 10 комбайн ярдәмгә киләчәк. Алар биш отрядка бүленәчәк, һәрберсендә үз хисапчылары, агрономнары бар. Әмма, механизаторлар җитмәве сизелә, – диде ул.
Хуҗалыкта тәҗрибәләре булмаган яшь механизаторларны да очраттык. Алар Башкорт дәүләт университетының механика һәм цифрлы инжиниринг факультетының 3нче курс студентлары булып чыктылар. 5 июньдә башланган практикалары октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, практика чоры өчен алар хезмәт хакы ала, өстәвенә, предприятие ВСДЕF категорияләренә уку өчен дә түләгән. Егетләр аларга ышанып тапшырылган техниканы үзләре ремонтлыйлар. «Башкир-агроинвест» җәмгыяте аларны торак, иртәнге һәм төшке аш белән дә тәэмин итә.
«Агро-Альянс» җәмгыятендә кырларга «CLAASS TUCANO» маркалы дүрт комбайн чыгачак. Операторлар белән комплектлану 100% тәшкил итә. Аларга 3627 гектарда ашлык культураларын җыеп алырга туры киләчәк.
«Нерал-Чишмә» җәмгыяте «AСROS» маркалы 19 берәмлек техника әзерләгән. Бөртекле культуралар 3721 гектарда чәчелгән. Игеннәр өлгереп җитүгә урып алу планлаштырыла.