Чишмэ
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 июнь 2023, 10:03

Маллар – болынлыкта

«Үзәк» МТС предприятиесенең «Нива» Кырмыскалы филиалының Чувалкип сөт фермасы җәйге сезонны 6 майда ук башлап, савым сыерларын, таналарны һәм бозауларны җәйләүгә чыгарган.

Маллар – болынлыкта
Маллар – болынлыкта

Болыннарда яшел үлән күп булган чорда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре терлекләрне җәйге лагерьларга чыгаралар.

«Үзәк» МТС предприятиесенең «Нива» Кырмыскалы филиалының Чувалкип сөт фермасы җәйге сезонны 6 майда ук башлап, савым сыерларын, таналарны һәм бозауларны җәйләүгә чыгарган.

Биредә барлыгы 415 баш мал бар, шуларның 214е савым терлеге, әлеге вакытта 172се савыла. Предприятие учетчигы Вәзит Ганиев сүзләренә караганда, һәр сыердан уртача савым 14,2 литр тәшкил итә, сөтнең куелыгы – 3,7-4,0%.

Көтүне дүрт көтүче чиратлап икешәр көн көтә. Бу – Рәзит Төхвәтуллин, Идрис Бәширов, Динар Латыйпов һәм Рафаэль Нуретдинов.

Сыер савучылар Тәнзилә Бәширова, Гөлшат Фәизова, Зөлфия Ганиева һәм Фәнзилә Латыйпова һәркайсы тәүлегенә 500-600 литр сөт савып алалар. Сөт 4 тонна сыйдырышлы суыткыч аша уза һәм Цельсий буенча 5 градуста саклана. «Клевер» аппараты сөтнең майлылыгын, тыгызлыгын, температурасын, су өстәлүен билгели. Әзер чимал Благовар районы Моисеево авылының «СН-Продукт» җәмгыятенә җибәрелә.

– Көн саен 2,3-2,4 тонна сөт озатабыз.

200 литрын бозауларга, 10 литрын ашханәгә, гомуми туклану өчен механизаторларга калдырабыз, – ди Вәзит Зәет улы.

Сүз уңаеннан, ферма хезмәткәрләренең эш хакы 20-28 мең сум тәшкил итә, алар шулай ук бушлай төшке аш белән тәэмин ителә.

Хуҗалыкта бер үк вакытта кардалар, җиһазлар ремонтлана. Бу эш белән слесарь-механик Рәлиф Сафин шөгыльләнә. Ул шулай ук саву механизмнары, су башнясына су суырту өчен дә җаваплы.

Маллар – болынлыкта
Маллар – болынлыкта
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: