Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 июнь 2023, 10:33

Иң кыйммәтле һәм сыйфатлы мал азыгы

«Агро-Альянс» җәмгыяте басуларында мал азыгы әзерләү буенча семинар үтте. Әлегә бу юнәлештә «Нурис», «Чишмә яшелчәләре» җәмгыятьләре һәм «Үзәк» МТС предприятиесе актив эшли.

Иң кыйммәтле һәм сыйфатлы мал азыгы
Иң кыйммәтле һәм сыйфатлы мал азыгы

Авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримов билгеләп үтүенчә, семинарның әлеге хуҗалыкта үтүе очраклы түгел. «Агро-Альянс» районда барлык юнәлешләр буенча да алдынгы-лар рәтендә: савымнар ике тапкырга диярлек арткан, шулай ук бу хуҗалыкта шикәр чөгендере зур мәйданнарда – 2 мең гектарда чәчелгән, үткән ел ахырында 139 тана сатып алынган.

Агымдагы елда районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәр шартлы баш малга кимендә 30 центнер коры һәм сусыл мал азыгы әзерләргә тиеш.

Авыл хуҗалыгы идарәлегенең производство бүлеге начальнигы Данис Әминев билгеләп үтүенчә, терлекләрне кышкы чорда асрау мал азыгының сыйфатына һәм аны әзерләүнең кайчан тәмамлануына бәйле.

– Хуҗалыкларда мал азыгын сыйфатлы итеп саклау өчен биегрәк урыннарда ямнар әзерләнә, кирәк булганда як-яктагы плитәләр алыштырыла. Сенажга салынучы мал азыгы сыйфатлы саклансын өчен барлык эшләр конвейер режимында башкарылырга, чабылган үлән тыгызланырга һәм ямның өсте пленка белән капланырга тиеш, – дип аңлата Данис Мирсәет улы. Шулай ук сенажның туклыклылыгы саклансын өчен биологик консервантлар һәм матдәләр кушарга кирәклеге турында да истә тоту мөһим. Шуны да онытмаска кирәк, мал азыгы сыйфатлы булсын өчен сенажга вакытында һәм югалтуларсыз чабып алынырга тиеш, дип хәбәр итте Данис Әминев.

«Агро-Альянс» җәмгыятендә һәрвакыт ярты еллык мал азыгы запасы бар һәм табигать казалары терлекләрнең продукция бирүчәнлегенә тәэсир итми. Мал азыгын әзерләү өчен кирәкле булган бөтен техника һәм бу эшне кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен мөмкинлекләр бар. Бездә сенажга үстерелүче төп культуралар – люцерна һәм кукуруз, берьеллык культуралар – борчак белән солы да чәчелә. Яңгырлар туктагач та печәнгә төшәчәкбез, ди Руслан Хәмитов.

Механизатор Владимир Васильев әлеге хуҗалыкта сигез ел эшли.

– Эш шартларыннан канәгатьмен, иң мөһиме, техника төзек һәм белгечләр кыска гына вакыт эчендә алга куелган бурычны үтәргә әзер, – диде ул.

– Сенажны күбрәк әзерләргә кирәк, дигән фикердәмен. Быел үләннәр биек түгел, печән күп булмас. Вика-солы, борчак кебек культуралар чәчүлекләрен арттырдым һәм пар җирләр дә буш түгел. Төп игътибарны ашлык сенажына биреп ялгышмадым, дип уйлыйм. Чөнки ул савым сыерлары өчен сыйфатлы мал азыгы булып тора, яхшы эшкәртелә, составында аксымнар һәм клетчатка күп булуы белән аерылып тора, – дип чыгыш ясады семинарда крестьян-фермер хуҗалык җитәкчесе Дамир Идиятуллин тәҗрибәсе белән уртаклашып.

Иң кыйммәтле һәм сыйфатлы мал азыгы
Иң кыйммәтле һәм сыйфатлы мал азыгы
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: