Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 июнь 2023, 10:39

Чананы җәйдән әзерлә

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кызу чор – кышка әзерлек башланды.

Чананы җәйдән әзерлә
Чананы җәйдән әзерлә

Әлегә «Нурис» җәмгыятендә генә сенаж әзерләү бара, ул 1335 тонна салынган, 188 гектарда көздән үләнгә чәчелгән культуралар, 148 гектарда – люцерна һәм 40 гектарда башка үләннәр чабылган, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы идарәлегенең производство бүлеге начальнигы Данис Әминев.

Шул ук вакытта мал абзарларын (кардаларны) кышкылыкка әзерләү башланды. Кирәк булган урыннарда идәннәр алыштырыла, биналар чистартыла, дезинфекцияләнә, агартыла. Район хуҗалыклары, 2022 елның 14 июлендәге «Терлекчелекнең өстәмә продуктлары турында»гы 248нче Федераль законга ярашлы, Рәсәй авыл хуҗалыгы күзәтчелеге лабораториясенә (нормаларга туры килү, нитратлар, нитритлар һәм башка авыр металлар булу-булмауны) тикшерү һәм арытаба басуларга чыгару өчен черемә китерәләр.

 

Чананы җәйдән әзерлә
Чананы җәйдән әзерлә
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: