Автор: Наил Монзаров
Хуҗалыкның баш агрономы Ринат Гомәров сүзләренә караганда, 226 гектарда үстерелгән уҗым арышы сенажга салына башлаган.
– Моннан тыш, берьеллык культуралар – 165 гектарда арпа һәм борчак, 398 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр үстерелә, шуларның 298 гектарында кыйммәтле азык культурасы люцерна, 24 га – донник, 35 гектарда кындырак, шулай ук 40 гектарда эспарцет чәчелгән, ә бу язгы чорда иң иртә өлгерешле һәм арзанлы мал азыгы булып тора. Ул люцернага караганда 10-15 көнгә иртәрәк өлгерә. Бүгенге көндә күпьеллык үләннәр, аерым алганда, эспарцет чабыла, уңыш гектардан 80 центнер тәшкил итә. Аның һәр гектарыннан 60 центнер яшел масса чабып алу, нәтиҗәдә күпьеллык үләннәрдән 2,38 тонна сенаж әзерләргә ниятлибез, дип агымдагы эшләр барышы белән таныштырды Ринат Гомәров.
Берьеллык үләннәрнең һәр гектарыннан 100әр центнер мал азыгы чабып алу, нәтиҗәдә 1,65 тонна сусыл азыкны саклауга салу планлаштырыла.
– Сенаждан тыш, кукуруз силосы әзерләнәчәк. Ул, фаразлау буенча, гектарыннан 180 центнер уңыш бирергә тиеш, аны 10260 тонна салу планлаштырыла. Нәтиҗәдә, хуҗалыкта киләсе елга кадәр җитәрлек, 17492 тонна сусыл мал азыгы булачак, – диде Ринат Гомәров.
Хуҗалыкта узган елда ук салынган берничә силос чокыры бар һәм алар уңышсыз ел килгәндә яисә корылык булган очракка кагылгысыз запас булып тора.
Хуҗалыкта эшләүче хезмәткәрләрнең, мәсәлән, үләннәр чабучы Акром Ахуновның һәм аны силос базына китерү өчен арбаларга төяүче Рәхмәтҗон Иснаиловның мал азыгы әзерләүгә җаваплылык белән каравын билгеләп үтәргә кирәк. Механизаторлар Холик Охунов, Гайрат Рузметов, Охун Охунов, Алишер Рәхимов һәм «КамАЗ»да эшләүче Зинфир Нугаев яшел массаны кырдан ташуга зур тырышлык салалар. Назар Мәхмүдов «К-702» тракторы белән аны сенаж базына тыгызлап тутыра.
Кышка кадәр әле озак кебек тоелса да, җәйге чорның кадерен белеп, мал азыгын вакытында әзерләп калырга кирәк.