Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 Май 2023, 09:49

Марс Фәйзуллин: Кыраудан соң яңадан чәчәбез

Май аенда кыраулар булу сәбәпле, Чишмә аграрчылары кайбер культураларны яңадан чәчә башладылар.

Марс Фәйзуллин: Кыраудан соң яңадан чәчәбез
Марс Фәйзуллин: Кыраудан соң яңадан чәчәбез

Бигрәк тә шикәр чөгендере, уҗым бодае һәм рапс, сабан культуралары, арпа чәчүлекләре зыян күргән.

«Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Чишмә-Дәүләкән бүлекчәсе директоры Марс Фәйзуллин билгеләп үтүенчә, шикәр чөгендере чәчүлекләренең гомуми күләменнән 32 проценты һәлак булган.

– Складта запас орлык булса да, җитәрлек күләмдә түгел, шуңа күрә тагын орлык сатып алырга туры киләчәк. Гомумән, «Башкир-агроинвест»ның Чишмә бүлекчәсендә шикәр чөгендере 4393 гектар мәйданда чәчелгән, бу план буенча 100%. Беренчегә химик утау үткәрә башлаган идек инде, бар эш юкка чыкты, – дип сөйләде Марс Флүр улы. – Уҗым бодае 2324 гектар мәйданда бар иде, ләкин салкын кыштан соң аграрчыларга шуның 773 гектарына яңадан сабан бодае чәчәргә туры килде. Ләкин сынаулар моның белән генә тәмамланмады. Май аенда кабат салкыннар белән көрәшергә туры килде. Яңадан чәчәбез, бернәрсә дә эшләп булмый. Рапс чәчүлекләре дә зыян күрде – ул 974 гектарда чәчелгәннең 359 гектарында гына «исән калды». Бу майлы культура басуларының яртысыннан күбесенә сабан бодае чәчеләчәк. Ярый әле яңгырлар явып үтте, һава торышы да җайга салына, чәчү соңга калмый, – дип билгеләп үтте Марс Фәйзуллин.

Чәчүлекләргә килгән зыян турында төгәл мәгълүмат атна ахырына билгеле булачак.

Марс Фәйзуллин: Кыраудан соң яңадан чәчәбез
Марс Фәйзуллин: Кыраудан соң яңадан чәчәбез
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: