Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 Май 2023, 10:02

«Урал җире»ндә чәчү эшләре тәмамлана

Районның кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кыр эшләре кызган гына мәлдә «Урал җире» җәмгыятендә чәчү тәмамланып та килә инде.

«Урал җире»ндә чәчү эшләре тәмамлана
«Урал җире»ндә чәчү эшләре тәмамлана

Биредә басулар зур булмаса да, беренчеләрдән булып, 10 апрельдә үк чәчә башлаганнар.

– Краснодар краеннан килеп, Чишмә районында игенчелек белән шөгыльләнә башлагач, һава торышын озак вакыт өйрәнергә һәм аңа җайлашырга туры килде. Краснодарда ел мизгелләре арасында вакыт озынрак, ә биредә барысын да тиз арада эшләргә туры килә. Мәсәлән, урып-җыю эшләрен уҗымнар чәчү белән бер үк вакытта башкару мөһим. Бу якларда җир әйбәт, уңдырышлы, – диде авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Егор Артюх.

Управляющий Иван Филипов биредә «Урал җире» җәмгыяте оештырылганнан бирле эшли. «Башта «Алга» колхозында, аннары «Питрәй» җәмгыятендә эшләдем, ә хәзер биредә хезмәт куям», дип хәбәр итте ул.

Быелгы чәчү мизгеле, гадәттәгечә, дым каплатудан башланган, аннары басуларны тырматканнар һәм культивацияләгәннәр. 443 гектарда борчак, 200 –  бодай, 170 – арпа, 323 – җитен, 80 гектар мәйданда люцерна чәчкәннәр. Соя һәм көнбагыш чәчәсе калган. Соңрак басуларны химик эшкәртүгә керешәчәкләр. Хуҗалыкның гомуми чәчүлек мәйданнары 2700 гектар тәшкил итә. Киләчәктә чәчүлекләрне арттырырга планлаштыралар. «Урал җире» җәмгыятендә ике «Бюлер-2375», бер «Бюлер-305», «К-701», ике «Т-150», 10 «МТЗ-82» тракторлары бар. Автопарк Питрәй авылында урнашкан.

– Безнең коллективта 15 хезмәткәр эшли. Асылда исә, бу Ибраһим, Бәкәй, Питрәй авыллары халкы, хәтта Кырмыскалы районыннан килеп эшләүчеләр дә бар. Безнең җитәкчелек киләчәктә терлекчелек белән дә шөгыльләнергә тели, 300 баш сарык сатып алырга планлаштырабыз, барысы да җайлы гына барса, сыер маллары да үрчетербез, мөгаен, – дип сөйләде Иван Кузьмич.

Күптән түгел хуҗалык «Росагролизинг» җәмгыятеннән 4 миллион сумлык җиһазлар сатып алган.

– Көз көне 410 гектар мәйданда бодай, 300 гектарда тритикале чәчтек. 50 гектарда уҗымнар начар кышлаган, кабаттан чәчәргә туры килде. Басу эшләрендә ашламалар кертү өчен «Туман-3» сиптергече кулланыла, әлегә ул безнең районда берәү генә. Хәзер аны химик утау өчен үзгәртеп кордык, гаражда үз чиратын көтә. Үткән елда уҗым бодае уңышы гектарыннан 70 центнерга җитте, бу яхшы нәтиҗә, дип исәплим, – дип сүзенә йомгак ясады хуҗалык белгече.

«Урал җире»ндә чәчү эшләре тәмамлана
«Урал җире»ндә чәчү эшләре тәмамлана
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: