Чишмэ
+11 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
4 Мая 2023, 07:07

Кечкенә бөртектән зур уңышка кадәр

Үткән көз район хуҗалыкларында киләчәк уңыш өчен 7 мең тоннадан артык  бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар орлыклары саклауга салынган.

Кечкенә бөртектән зур уңышка кадәрКечкенә бөртектән зур уңышка кадәр
Кечкенә бөртектән зур уңышка кадәр

Законга ярашлы, аларны ике тапкыр: урып-җыю эшләре тәмамлангач (саклауга салганчы) һәм чәчү эшләре башланыр алдыннан тикшерергә кирәк.

– Барлык орлыклар ике тапкыр тикшерелде һәм ГОСТка туры килә, ягъни кондицияле (әйбәт тишелешле). Шытымнары яхшы. Тикшерүгә китерелүче төп культуралар – сабан бодае, арпа, солы, борчак, карабодай. Орлыклары чисталыгы буенча тиешле таләпләргә туры килмәгән хуҗалыкларда алар соңрак кондициягә җиткерелде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, без орлыкларның тикшерелүе турында документ бирәбез. Һәм хуҗалык агрономнары безнең мәгълүматларга нигезләнеп, чәчү нормаларын исәпләп чыгаралар, чөнки шытымнарның еш яки сирәк булуына юл куймаслык итеп чәчәргә кирәк. Орлык җитештерүчеләр, беренче чиратта, үзләре чәчү орлыкларының сыйфаты турында хәстәрлек күрергә тиеш. Орлыкчылык турындагы законда шундый пункт бар, анда тикшерелмәгән һәм кондицияле булмаган орлык чәчү тыела диелгән, – дип хәбәр итте Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Башкортстан буенча сынау лабораториясе начальнигы урынбасары Айрат Байбурин.

ГОСТ буенча сайлап алу методикасына ярашлы, орлыкларның уртача пробасы  алына. Хуҗа-лыклар чисталыгын һәм ничек шытуын билгеләү өчен орлыкларны тукыма капчыкка, ә дымлылык дәрәҗәсен һәм зарарлы бөҗәкләр булуын билгеләү өчен полиэтилен капчыкка яки пыяла шешәгә салып китерәләр.

Лаборатория Чишмә районындагы авыл хуҗалыгы пред-приятиеләре белән генә түгел, Благовар, Чакмагыш, Бүздәк, Дәүләкән һәм башка районнар белән дә хезмәттәшлек итә. Ашлыкны Кытай Халык Рес-публикасына җибәрү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар бар, моның өчен алар бөртекле культура орлыкларының сыйфатын, составында ГМО булмавын, карантинда саклануын күзәтеп торырга тиешләр.

Лабораториянең орлыкчылык бүлегендә 30 хезмәткәр эшли. Орлык материалы биредә кабул ителә, аңа шартлы билгеләр куела. Бу орлыкны тикшерүчеләр гадел бәя бирсен өчен эшләнә.

– Республикага читтән кайтарылган орлык материалын аеруча ныклап тикшерәбез. Мәсәлән, «Башкир-агроинвест» җәм-гыятенә шикәр чөгендере орлыгы чит илләрдән: Германиядән, Франциядән һәм Бельгиядән кайтарыла. Кукуруз белән рапс орлыгы да шул рәвешле тикшерү үтә, – дип аңлаты Айрат Фәнүз улы.

Лаборатория аккредитация үткән, орлыкларны һәм утырту материалын (җимеш агачлары үсентеләрен) дә сертификацияләүче орган булып тора.

Районда үзләре чәчү һәм шулай ук сату өчен дә орлык җитештерүче, мәсәлән, «Нерал-Чишмә» һәм «Башкир-агроинвест» җәмгыятьләре кебек орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыклар бар.

Хуҗалыкларның һәм анда эшләүчеләрнең абруе күп очракта орлыкларның сыйфатына бәйле булуын онытмаска кирәк.

Кечкенә бөртектән зур уңышка кадәр
Кечкенә бөртектән зур уңышка кадәр
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас