Чишмэ
+11 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
20 Апреля 2023, 08:04

«Ямь» җәмгыяте: барысы да эшкә әзер

Узган җомгада «Ямь» җәмгыятендә тракторларны техник тикшерү узды, анда 18 берәмлек техника тәкъдим ителде.

Добавить в предпочтительные источники Google
«Ямь» җәмгыяте: барысы да эшкә әзер«Ямь» җәмгыяте: барысы да эшкә әзер
«Ямь» җәмгыяте: барысы да эшкә әзер

 – Тормозларны, рульгә идарә итү системасын, яктылык приборларын тикшердек, майларны, фильтрларны алыштырдык. Ике «Т-150» тракторының тапшырулар тартмасы һәм редукторы капиталь ремонтланды. Тагын икесенең кабинасына капиталь ремонт ясалды, кузовлары буялды. «Hitachi ZX» экскаваторының мае алыштырылды. Безнең барлык машиналар да юлларга чыгып эшли һәм төзек булырга тиеш, – дип билгеләп үтте «Ямь» җәмгыятенең баш механигы Алексей Царев.

Оешмада барлыгы алты «Т-150» тракторы, дүрт үзйөрешле «МТЗ-82» машинасы, ике автогрейдер, ике чылбырлы бульдозер, чылбырлы «Hitachi ZX» 200 һәм «Hitachi ZX130» экскаваторы, манипуляторлы ике «КамАЗ», ике катнаш «КамАЗ», юлларны себерү һәм җыештыру өчен вакуумлы машина, бортлы ике  «КамАЗ», йөк төягеч экскаватор «John Deere», ике «ГАЗель», «ЗИЛ», биш җиңел машина һәм чүп ташучы сигез транспорт бар.

– Барлык машиналар техник тикшерү үтте һәм хәвефсезлек таләпләренә тулысынча җавап бирә, аларны тикшерү турында документ биреләчәк. Гомумән алганда, машиналар техник тикшерү вакытында гына түгел, даими рәвештә контрольдә тотыла, – дип сөйләде Чишмә районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе начальнигы Яков Кожевников.

Сүз уңаеннан, Чишмә районында чүп җыю белән нәкъ «Ямь» җәмгыяте техникасы шөгыльләнә. Апрель, май – өмәләр үткәрелә торган айлар һәм быел урамнардан чүп-чар җыю, шулай ук аны түгү  мәсьәләсенә кагылышлы зур шау-шу купты.

– Әгәр күп фатирлы йорт территорияләрендә шимбә өмәләре үткәрелсә, анда җыелган чүп-чарны капчыкларга салып, контейнер мәйданчыкларына өяргә мөмкин, – дип аңлата «Ямь» җәмгыяте директоры урынбасары Рәдиф Газзалов. – Зур габаритлы чүп-чар өчен барлык мәйданчыкларда диярлек сигез кубик метрлы бункерлар урнаштырылган. Әгәр алар юк икән, капчыкларны баклар янында гына калдырырга була. Поселоктан көн саен йөз тоннага якын чүп-чар чыгарыла.

Коммуналь хезмәтләр контейнерларны урамнардан җыелган чүп белән тутырмаска өнди, чөнки алар тиз арада тула һәм халыкка гади чүп салынган пакетларны ташлау өчен урын калмый.

«Ямь» җәмгыяте: барысы да эшкә әзер
«Ямь» җәмгыяте: барысы да эшкә әзер
Автор:Элина Школьная
Читайте нас