Чишмэ
+19 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
20 Апреля 2023, 07:08

Районда чәчү эшләре дәвам итә

Дүшәмбе, 17 апрельдә, районның кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә – «Агро-Альянс», «Башкир-агроинвест», «Нерал-Чишмә», «Урал җире» җәмгыятьләрендә, Идиятуллин Д. С. крестьян-фермер хуҗалыгында сабан культуралары чәчүгә керештеләр.

Районда чәчү эшләре дәвам итәРайонда чәчү эшләре дәвам итә
Районда чәчү эшләре дәвам итә

Якын көннәрдә районның барлык хуҗалыкларында да чәчү эшләре башланачак.

«Башкир-агроинвест» җәмгыятендә 14 апрельдә рапс, ә 17сендә борчак чәчкәннәр. Хуҗалык басуларында чәчү эшләре белән беррәттән туфракка ашлама (аммиак селитрасы) кертү дәвам итә. Киләсе атнада көннәр аяз торса, шикәр чөгендере чәчә башлау планлаштырыла.

– «Башкир-агроинвест»та 2005 елдан бирле механизатор булып эшлим, моңа кадәр Благовар районының «Искра» колхозында хезмәт куйдым. Хәзерге заман техникасы уңайлы, элекке кебек түгел, эшләве рәхәт, – диде Рушан Ибраһимов.

Ул пневматик чәчкеч – «Амазон Цитан 12001-с» тагылган «Джон Дир» тракторында эшли. Механизаторның улы, агроном Рәдиф Ибраһимов та әлеге хуҗалыкта хезмәт куя. Димәк, хезмәт династиясе дәвам итә!

– Агымдагы елда район аграрчыларына 75800 гектар мәйданда чәчәргә туры киләчәк. Үткән елдагыдан 10 мең гектарга күбрәк, әмма сабан культуралары мәйданнары азрак булачак. Бу уҗым культураларының, үткән ел белән чагыштырганда, зуррак мәйданда чәчелүе белән бәйле, – дип аңлатты район авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Дамир Котдусов.

Дүшәмбе, 17 апрельдә, район буенча 320 гектарда сабан бодае (план буенча – 16415 га), 200 (829) – сабан солысы, 550 (5392) – борчак, 251 (924) – рапс, 235 (1075) гектарда берьеллык үләннәр чәчелгән.

32700 гектар мәйданда дым каплату буенча эш башкарылган (план буенча 35000 гектар), 9710 (12454) – уҗымнар, 700 (1490) гектарда күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырылган, 3726 гектар мәйданда тырмату эшләре тәмамланган.

Районда чәчү эшләре дәвам итә
Районда чәчү эшләре дәвам итә
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас