Чишмэ
-4 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
7 Апреля 2023, 07:52

Татлы керем

Чишмә районында быел шикәр чөгендеренең гомуми мәйданы 8 мең гектар тәшкил итәчәк. Татлы тамырлар үстерү белән ун хуҗалык шөгыльләнә.

Татлы керемТатлы керем
Татлы керем

Шушы көннәрдә районда шикәр чөгендере үстерүгә бәйле семинар узды. Анда республиканың чөгендер үстерү белән шөгыльләнүче кырык хуҗалыгыннан вәкилләр чакырылды. Район авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Дамир Котдусов билгеләп үтүенчә, шул пландагы семинарларның бездә узуы очраклы түгел – Чишмә хуҗалыкларының эш тәҗрибәсе зур. Мәсәлән, «Нерал-Чишмә» җәмгыятендә күргәзмә чәчүлекләр бар, анда ел саен шикәр чөгендеренең 20-25 гибриды сынау уза.

– Узган ел 1037 гектардан 600 центнер җыеп алынды. Минемчә, бу яхшы уңыш. Быел чәчүлек мәйданнарын бераз арттырырга ниятлибез. Бер танылган компания «Нерал-Чишмә» тәҗрибә басуларында 25 төрле гибрид орлык чәчәргә тәкъдим итте, – дип билгеләп үтте баш агроном Владимир Лысенко. 

Узган язда республикада шикәр чөгендере орлыклары белән тәэмин итү тоткарланса, быел андый проблема юк. «Уфаагроинвестгрупп» җәмгыяте генераль директоры Ирек Шәвәлиев билгеләп үтүенчә, орлык белән тәэмин ителмәгән берничә хуҗалык кына калган. Мәсәлән, «Әхмәтҗанов» крестьян-фермер хуҗалыгына орлыклар чәчү башланганчы бер атна кала кайтарылачак. Илнур Әхмәтҗанов табышлы культура үстерү белән узган ел гына шөгыльләнә башлаулары турында сөйли.

– Бу турыда күптән хыяллана идек, ун еллап ниятләп йөрдек. Аннары тәвәккәлләдек һәм ялгышмадык. Арслан авылы янында 70 гектар мәйданда чәчтек. Сыйфатлы орлык, минераль ашламалар, сезон дәвамында консультация алу, яңа басу һәр гектардан 70 тоннадан артык уңыш алырга мөмкинлек бирде. Әлегә бу культураны үстерү өчен арендага техника алабыз, әмма үзебезгә чәчкеч сатып алырга ниятлибез. Аның бәясе өч миллион сумнан башлана. «Росагролизинг» җәмгыяте белән сөйләшүләр алып барыла. Чөгендерне вакытында чәчеп өлгерербез дип ышанам, шуңа күрә арендаторларга бәйле булмау яхшы, –  ди ул. 

Ә «Үзәк» МТС предприятиесе карамагындагы «Нива» Кырмыскалы филиалының Чишмә бүлекчәсендә быел шикәр чөгендере, узган елдагы кебек, 500 гектарда чәчеләчәк.

– Чәчү өчен гадәттә өч-дүрт сорт орлык сайлыйбыз. Кырлар көздән әзерләнде. Барлык эшләр график буенча бара. Тулаем алганда, техник тикшерү уңышлы үтте, хәзер тагылмалар әзерлибез – алар апрель башларында аерым тикшереләчәк, – ди агроном Салават Мөсәлимов.

 

Татлы керем
Татлы керем
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас