Чишмэ
+29 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
7 Апреля 2023, 07:58

«БАИ» яңа сезонга әзерләнә

«Башкир-агроинвест» җәмгыяте басуларында атна башында ук уҗым культураларын тукландыру башланды, аннары тырматуга төшәчәкләр.

«БАИ» яңа сезонга әзерләнә«БАИ» яңа сезонга әзерләнә
«БАИ» яңа сезонга әзерләнә

Барысы да алдан билгеләнгән график буенча бара. Чөнки шулай гына уңышка ирешеп була.

«Башкир-агроинвест» җәмгыятенең үзәк остаханәсендә ремонт эшләре кичкә кадәр дәвам итә. Бүгенге көндә чәчүгә чыгачак барлык авыл хуҗалыгы техникасы ремонтланган. Техник тикшерү җәмгыятьнең барлык бүлекчәләрендә уңышлы үткән. 

Биредәге барлык хезмәткәрләр дә районда үзәк остаханә ачылганнан бирле эшли. Аларның сезон дәвамында ял көннәре юк диярлек – барысын да вакытында эшләп өлгерергә кирәк, югыйсә чәчү тоткарлана. «МТЗ» тракторларын ремонтлаучы механизатор Илвир Нигъмәтҗанов әйтүенчә, кыр эшләре башлануга бар да әзер.

Үзәк ремонт остаханәсе җитәкчесе Альберт Әсәдуллин билгеләп үтүенчә, биредә чит илдә җитештерелгән техника торгызыла. Катлаулы ремонт ясалачак авыл хуҗалыгы машиналары «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Благовар, Бүздәк, Дәүләкән, Кушнарен, Чишмә районнарындагы җиде бүлекчәсеннән китерелә.

– Һәр марканы, мәсәлән, «Джон Дир», «Нью-Холланд» һәм башкаларны аерым сервислар хезмәтләндерә. «Кировец» тракторларын ремонтлау өчен дә белгечләрне эшкә алдык.  – Тәҗрибәле механизаторлар үзләренә ышанып тапшырылган техниканы графикка ярашлы ремонтлый. Гомумән алганда, минем бүлекчәдә 15 кеше эшли. Шулай ук чәчү чорында кырга чыгып эшләүче инженерлар да бар. Алар барысы да үз эшенең осталары, – дип горурланып сөйли Альберт Әсәдуллин.

Баш инженер Дмитрий Чарочкин да аның белән килешә.

– Һәркайсының эш тәҗрибәсе бар – алар электән сервис инженерлары, сервис хезмәте җитәкчеләре булып эшләгән кешеләр... Һәм аларның һәрберсе аерым марка техниканың рәтен белә. Әлбәттә, яшь хезмәткәрләрне дә алабыз, әмма алар тәҗрибәле остазлар кулы астында эшли. Сүз уңаеннан, ремонтка механизаторларны да җәлеп итәбез. Укыту графигын төзеп, хезмәткәрләрне курсларга чакырабыз. Бу һәр механизаторның һәм инженерның квалификациясен күтәрергә, киләчәктә техниканы көтелмәгәндә ватылудан сакларга булышлык итә.

– Ә бу эшләр иң кызган чорда акчаны һәм вакытны экономияләү, техниканы үзләре торгызу мөмкинлеге, – дип сүзен йомгаклады Дмитрий Александрович.

«БАИ» яңа сезонга әзерләнә
«БАИ» яңа сезонга әзерләнә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас