Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 март 2023, 13:18

Дамир Котдусов: Планлы рәвештә чәчүгә әзерләнәбез

Әлеге вакытта Чишмә районында язгы чәчүгә әзерлек ничек бара? Авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Дамир Котдусов белән әңгәмәбез шул хакта.

Дамир Котдусов: Планлы рәвештә чәчүгә әзерләнәбез
Дамир Котдусов: Планлы рәвештә чәчүгә әзерләнәбез

Тиздән карлар эрер һәм авыл хуҗалыгы эшчәннәре басу-кырларга чыгар. Әлеге вакытта Чишмә районында язгы чәчүгә әзерлек ничек бара? Авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Дамир Котдусов белән әңгәмәбез шул хакта.

– 2023 елда барлыгы 60 мең гектардан артык мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары үстереп аласы бар, шул исәптән бөртекле һәм кузаклы культуралар 36 мең гектарда чәчеләчәк, – дип билгеләп үтте Дамир Хамил улы. – Ә 16,7 мең гектарда техник культуралар чәчеләчәк. Шуларның 8 мең гектарын шикәр чөгендере, ә җиде меңен көнбагыш биләп торачак. Хуҗалыкларда 6800 тоннадан артык кондицияле бөртекле культуралар орлыгы бар. Шулай ук югары репродукция орлыклар сатып алынды, алар 2 мең гектарда чәчеләчәк. Техник культуралар орлыгын сатып алу белән проблемалар юк, күп өлеше инде амбарларда, калган өлеше кайтарылуын көтәбез.

Минераль ашламалар туфракның составын яхшырта, җирне йомшарта, үсемлекләрне тукландыра, культураларның тамыр системасын ныгыта. Шуңа күрә хуҗалыкларда моңа зур игътибар бирелә – көздән 2850 тонна ашлама кертелгән. Бүгенге көндә ул дүрт мең тонна чамасы бар, тагын шул ук күләмдә кайтару планлаштырыла.

Хуҗалыкларда матди-техник базаны ныгыту буенча эш дәвам итә. «Урал җире» җәм-гыятендә, «Идиятуллин Д. С.» шәхси предприятиесендә, «Нерал-Чишмә» һәм «Агропромбизнес»та иген культураларын саклау өчен амбарлар һәм ашлык чистарту комплекслары төзелгән.

Районда язгы чәчүгә әзерлек узган көздә, урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң ук башланган. Мәсәлән, хуҗалыклар бу чорда тугыз трактор, шулай ук 100 миллион сумлык авыл хуҗалыгы машиналары сатып алган. Гомумән, район буенча чәчү эшләренә бер миллиард сумнан артык акча таләп ителә, шуның 60 проценттан артыгы – хуҗалыкларның үз акчасы, калганы – читтән алынган чаралар, шул исәптән кредитлар һәм инвестицияләр.

Шушы көннәрдә Чишмә районы авыл хуҗалыгы идарәлеге тарафыннан баланс комиссиясе үткәрелде, анда алда торган кампания буенча барлык мәсьәләләр күтәрелде. Чәчүлек мәйданнары структуралары, орлыклар һәм минераль ашламалар сатып алу буенча төзәтмәләр кертелде.

 

Дамир Котдусов: Планлы рәвештә чәчүгә әзерләнәбез
Дамир Котдусов: Планлы рәвештә чәчүгә әзерләнәбез
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: