Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 гыйнвар 2023, 12:30

Иске техниканы яңарту арзангарак төшә

«Башсельхозтехника» предприятиесенең Чишмә районы филиалында эш тулы куәткә бара. Әлеге вакытта анда кызу чор башланган – авыл хуҗалыгы техникасы ремонтлана һәм яңартыла.

Иске техниканы яңарту арзангарак төшә
Иске техниканы яңарту арзангарак төшә

Предприятие хезмәтеннән кемнәр файдалана ала соң? Совет чорыннан калган техникасы булган фермерларга нишләргә – яңаны сатып алыргамы яки искесен ремонтлау арзангарак төшәме? Бу хакта белгечләрнең фикере белән кызыксындык.

Мотор цехы начальнигы Рәлиф Хәсәнов безне эш барышы белән таныштырды. Филиалга күбесенчә тимер-томырга тапшырырга вакыт җиткән техника китерәләр. Кайвакыт үзләре дә ташландык техника эзләп районнарга баралар. Әлеге вакытта хуҗалыкларга һәм фермерларга, яңаны сатып алуга караганда, искесен яңартып кору икътисади яктан отышлы. Яңа «К-700»нең бәясе якынча 18-19 миллион сум торса, биредә аны нибары 5-6 миллионга яңартып бирәләр. Өстәвенә дәүләттән субсидия алырга мөмкин.

– Менә бу сирәк очрый торган техника, – диде ул «Т-150» тракторына күрсәтеп, – ул, ким дигәндә, 20-30 ел файдаланылган булса да, үз двигателе сакланган. Ремонт цехында аны рамына кадәр сүттеләр, двигатель, тапшырулар тартмасы, күперчекләр һәм узеллар кайтарттык... Гомумән алганда, капиталь ремонт ясадык һәм яңартып кордык. Иске тракторның рамы гына калды, соңыннан аны да төзәткәләп, буяп куйдык. Хуҗалыкка бу биш миллион сумга төште. Заводта әлеге трактор бәясенең 8-9 миллион сумнан башлануын исәпкә алсаң, аермасы сизелерлек.

– Бездә хезмәт хакы башкарылган эшкә карап түләнә, заказлар күбрәк булган саен әйбәтрәк, – диде филиал директоры Рим Байбурин. – Бүгенге көндә бездә станокчы, токарь, шомартучы, фрезерчы вакансияләре бар. Техника ремонтлаучыларны тәҗрибәле осталар ярдәмендә үзебез өйрәтсәк, тар белгечлекләргә исә махсус белем кирәк. Кызганычка каршы, бүгенге көндә бездә мондый һөнәрләргә укытмыйлар. Коллектив әйбәт, хезмәт хакы вакытында түләнә, уртача 25 мең сум тәшкил итә. Әлегә «халык уянмаган» – бүгенге көндә цехларның 80 проценты гына тулы. Күп кенә хуҗалыклар филиал хезмәтеннән файдаланырга теләсәләр дә, финанс мөмкинлекләре юк. Хуҗалык җитәкчеләренә ашыгырга кирәк. Апрельдә соңга калына. Эшче куллар җитмәү сәбәпле, чират булачак. Ә ул вакытта инде һәр минут кадерле – чәчүне озакка сузарга ярамый, – дип кисәтте Рим Рәшит улы.

Бүгенге көндә ике цех хезмәткәрләре техника басуда ватылып калган очракка алмаш фонд әзерләү белән мәшгуль – двигательләр, тапшыру тартмалары әзерләнгән, шулай ук запас трактор да бар.

 

 

Фотода: мотор цехы слесаре Азат Агишев техника ремонтлый

Иске техниканы яңарту арзангарак төшә
Иске техниканы яңарту арзангарак төшә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: