Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 декабрь 2022, 12:09

Биркасыз сыер сатып алмагыз

Интернет аша маллар сату яки сатып алу популярлаша бара. Сыер яки ат сатып алганда ничек алданмаска? Нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Бу сораулар белән Чишмә ветеринария станциясенең мал табибы Сабина Фәизовага мөрәҗәгать иттек.

Биркасыз сыер сатып алмагыз
Биркасыз сыер сатып алмагыз

– Әгәр дә терлекләрне интернеттагы игъланнар буенча сатып алырга уйласагыз, колакларына тагылган сары биркаларга игътибар итәргә кирәк. Бу малның ветеринария табибы күзәтүендә булуын һәм аңа барлык кирәкле прививкалар эшләнүен аңлата. Биркасы булмаган һәм авыруларга каршы чаралар үткәрелмәгән малларны сатарга да һәм сатып алырга да киңәш ителми, – дип кисәтте ул.

Әгәр хайван башка районнан сатып алынса, аңа карантин чаралар билгеләнә. Шушы сорау белән район ветеринария станциясенә мөрәҗәгать итәргә һәм участок ветеринарына терлек алу теләге һәм аны «Меркурий» системасында теркәргә кирәклеге турында хәбәр итү мөһим. Аннан соң гариза язарга кирәк булачак. Рөхсәт алганнан соң аны үз хуҗалыгыңа алып кайтырга мөмкин. Аннары участок ветеринары малны

30 көнлек карантинга куячак, диагностик тикшерү үткәрү максатында кан алыначак, Себер язвасы, эмфизематоз карбункул (эмкар), котыру һәм нодуляр дерматит авыруларына каршы вакцина ясалачак. Әгәр дә бу таләпләр үтәлмәсә, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге идарәсе административ җәза чараларын кулланырга мөмкин.   

Бүгенге көндә безнең районда законсыз рәвештә йорт хайваннарын алу теркәлмәгән.

Искәртеп узабыз, нәкъ бер ел элек Чишмә районы авылларының берсенә нодуляр дерматит авыруы сәбәпле карантин кертелгән районнан китерелгән ит сатуга юл куелмады. Түбән бәягә ит сатып алган халык нәтиҗәдә зыян күрде.

 

Фото: «Башинформ» МА

Биркасыз сыер сатып алмагыз
Биркасыз сыер сатып алмагыз
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас: