Чишмэ
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 ноябрь 2022, 12:03

Аграрчыларны тәбрикләделәр

Агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате алдынгыларын хөрмәтләү һәм бүләкләү тантанасы быел башка форматта узды.

Аграрчыларны тәбрикләделәр
Аграрчыларны тәбрикләделәр

10 ноябрьдә аларны «М5» кафесына чакырып уңайлы, матур залда авыр һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, мул табыннар корылды, концерт номерлары күрсәтелде. 

Тантана башланыр алдыннан авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате алдынгыларына, хезмәт коллективлары, хуҗалыклар, предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләренә һәм вәкилләренә, фермер хуҗалыклар, авыл биләмәләре башлыкларына, ихтирамга лаек хезмәт ветераннарына Чишмә телевидениесе төшергән слайд-шоу карарга тәкъдим ителде, анда үзен күрү һәм авыл хуҗалыгы үсешенә өлеш кертүен тою күпләрнең күңеленә хуш килгәндер, дип ышанам. Исегезгә төшерәбез, быел район аграрчылары рекордлы уңыш – 176 мең тоннадан артык ашлык җыеп алдылар. Шулай ук районның авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы

Эрнес Кәримовның аграрчылар казанышлары турындагы видеоязмасы да тәкъдим ителде.

Тантаналы чараны район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров ачып җибәрде. Ул җыелучы-ларны Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады, хезмәтләре, ирешкән уңышлары өчен рәхмәт белдерде. Эрнес Кәримов Чишмә районы агросәнәгать комплексы исеменнән хакимият башлыгына икмәк тапшырды.

Агросәнәгать комплексы системасында озак еллар намуслы эшләгәне өчен механизатор Роберт Собханкулов һәм машина йөртүче Фаил Шәймөхәммәтов Мактау грамоталары, ә «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы җәмгыяте директоры Наил Батыршин РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу көнне агросәнәгать комплексының югары республика бүләкләренә лаек булган 16 алдынгы хезмәткәрен дә хөрмәтләделәр. Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залында үткән бүләкләү тантанасы турында гәзитнең быел 11 ноябрьдә чыккан 45нче санында «Үз һөнәрләренә тугры калучылар» дигән мәкаләдә язылды. Агросәнәгать комплексының күп кенә хезмәткәрләренә – комбайнчыларга, шоферларга, механизаторларга, терлекчеләргә һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә бу көнне Мактау грамоталары, БР Дәүләт җыелышы – Корылтайның, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының һәм район хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Без тормышлары авыл хуҗалыгы белән бәйле булган һәркемне котлыйбыз. Җиңел булмаган хезмәтегез һәрвакыт шатлык кына китерсен, ә җир мул уңыш белән бүләкләсен.

Аграрчыларны тәбрикләделәр
Аграрчыларны тәбрикләделәр
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: