Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 ноябрь 2022, 12:03

Иң башта абзар төзелгән

Илдар Гәрәевның крестьян-фермер хуҗалыгы сугымга маллар үстерү белән шөгыльләнә.

Иң башта абзар төзелгән
Иң башта абзар төзелгән

Бу Гәрәевларның гаилә бизнесы, ул даими игътибар, авыр хезмәт таләп итә, чөнки сыер ите җитештерү, һичшиксез, катлаулы һәм күп вакыт таләп итә торган юнәлешләрнең берсе булып кала. Алар зарланмый, фермерның хатыны Әлфия Гәрәева сүзләренә караганда, иренә мондый тормыш ошый.

– Бу эш белән ул Уфада, Затон бистәсендә торганда ук шөгыльләнә башлады. Төзелеш өчен җир участогы бирелү белән беренче корылмабыз мал абзары булды. Анда таналар тоттык, берсе бозаулаганда ирем өйдә юк иде. Мин бит шәһәрдә үстем, моңа кадәр беркайчан да сыер сауганым юк иде. Ул телефон аша нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты, шунда беренче тапкыр сыер саудым, – ди Әлфия. 

Соңрак алар бу эш белән ныклап шөгыльләнергә уйлыйлар һәм 2016 елда игълан буенча Чишмә районының Александровка авылыннан ферма сатып алалар.

Без хуҗалыкка килгәндә КФХ башлыгы каядыр киткән иде, шулай булуга карамастан эш бара. Хезмәткәрләр үз вазифасын яхшы белә – берсе тегермән тарттыра, икенчесе үгезләр асралган абзардан тирес чыгара. Бүгенге көндә хуҗалыкта йөз баштан артык мөгезле эре терлек, 50дән артык сарык һәм 15 ат бар.

Ферма бинасында көр үгезләр бәйдә тора, ә таналар, сыерлар һәм атлар әлегә көтүдә йөри. Әкренләп бина ремонтлау да бара, эшчеләр идәннәрне алыштыра. Күренүенчә, фермерның чыгымнары да җитәрлек.  

– Безгә монда ошый, халкы киң күңелле, урыны тыныч, табигате искиткеч. Хуҗалык алып бару өчен бөтен шартлар – елга, печәнлек һәм көтүлекләр бар. Юллар булмау гына кыенлык тудыра. Бигрәк тә яз һәм көз айларында кыен, ә кышларын ирем карны трактор белән чистарта, – ди Әлфия Альберт кызы.  

Сүз уңаеннан, алар мал азыгын үз көчләре белән әзерли. Каникул вакытында кайткан уллары да булыша. Печән һәм салам төргәкләре тәртип белән эскерткә салынган. Хуҗалыкта барлык кирәкле техника һәм тракторлар бар.

Әлегә иген чәчү өчен җирләре юк, ашлыкны сатып алалар. Алар ярдәм кулы сузганы өчен Чишмә авыл Советы хакимияте башлыгы Әкрам Туктаровка рәхмәтле – ул фермерга печәнлек җирләр биргән. Хуҗалыкта ветеринария табиблары да даими була, алар малларга прививка ясыйлар, кирәкле препаратлар алырга кушалар.

 

 

Иң башта абзар төзелгән
Иң башта абзар төзелгән
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: