Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 октябрь 2022, 17:20

Көнбагыш уңышы мул булыр

Районның авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматларына караганда, 26 октябрьгә «Нерал» җәмгыятендә көнбагышның район буенча иң югары уңыш алынган.

Көнбагыш уңышы мул булыр
Көнбагыш уңышы мул булыр

– 3 октябрьдә 490 гектар мәйданда үстерелгән көнбагышны суктыруга керештек. Тагын 110 гектарда, берничә көнлек эш калды, әмма әлегә һава торышы эшләргә мөмкинлек бирми, комбайннар басуга чыга алмый. Ә гомумән алганда, «Нерал» басуларында алты «Акрос» комбайны эшли. Алдагы көннәрдә һава температурасының төшүе көтелә, шул вакытта тәмамларбыз да инде. Чәчү материалына килгәндә, «Пионер» компаниясе гибридларына өстенлек бирелде, аларга десикация (тизрәк кипсен өчен химик препаратлар белән эшкәртү) таләп ителми, үзләре өлгерә. Уртача уңыш гектарыннан 30 центнер тәшкил итә, – дип сөйләде хуҗалыкның баш агрономы Владимир Лысенко.

Ул шулай ук уңышның хуҗалыкның Алкин янында урнашкан ашлык чистарту комплексына җибәрелүен, анда киптерелүен һәм эшкәртелүен, аннары ангарга сакларга салынуын билгеләп үтте. Саклаганда көнбагышның дымлылыгы 7%тан артмый. Шуңа күрә, урып-җыю вакытында майлы орлыкларның дымлылыгы шул тирә булса яхшырак.

Гомумән алганда, район буенча көнбагышны 3100 гектардан артык мәйданда җыеп аласы калган, бу югары табышлы культура быел 7906 гектарда үстерелгән. 26 октябрьгә планлаштырылган күләмнән 59 проценты урып алынган. Һава торышының тотрыксыз булуына карамастан, бүгенге көнгә район буенча тулаем җыем 9228 тонна, ә уртача уңыш гектарыннан 19,6 центнер тәшкил итә. Көнбагыш өлгергән чорда, июль-август айларында, корылык булды, җирдә дым калмады. Моннан тыш, яз көне яңгырлар яумау сәбәпле, чәчү эшләрен берничә тапкыр кичектерергә туры килде.

«Агропромбизнес» җәмгыяте аграрчылары да мул уңыш – гектарыннан 28,5 центнер алганнар.

«Новотроицкий» җәмгыятендә һәм «Чишмә яшелчәләре» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында майлы культураларны җыеп алу тәмамланган инде. Алдан фаразлау буенча, район аграрчылары 16 мең тоннадан артык майлы төш суктырып алачак.

Чагыштыру өчен, 2021 елда 12,8 мең тонна көнбагыш үстереп алынган, район буенча уңыш гектарыннан 16,3 центнер тәшкил иткән.

 

Көнбагыш уңышы мул булыр
Көнбагыш уңышы мул булыр
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: