Чишмэ
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 октябрь 2022, 15:13

Төп эш – уңышны кабул итү, киптерү һәм саклау

Районның «Феникс» җәмгыятендә 2020 елның ноябреннән тәүлегенә 15 тоннага кадәр гранулалар ясау линиясе эшли башлады.

Төп эш – уңышны кабул итү, киптерү һәм саклау
Төп эш – уңышны кабул итү, киптерү һәм саклау

Монда башка нәрсәләр белән беррәттән көнбагыш кабыгыннан пеллетлар (ягу өчен гранулалар) да җитештерелә.

Пелетны мич ягып җылытуга күчкән Башкортстан предприятиеләре сатып ала. Ул биргән җылылык агачныкыннан бер ярым тапкырга күбрәк. Шул ук вакытта атмосферага зарарлы матдәләр азрак чыга, ә калган көле өч проценттан артмый. Тик бер уңайсыз ягы бар – аны ягу өчен махсус мич кирәк.

Гранулалар ясау линиясен безгә директорның җитештерү буенча урынбасары Кирилл Моисеев күрсәтте. Электән ул Уфа дәүләт нефть-техник университетының тирә-як мохитне саклау һәм табигый байлыклардан файдалану кафедрасында белем алган.

Биредә гранулалар ясау өчен чөгендер түбе дә (жом)  китерәләр. Мондый мал азыгы республикадан читтә дә сатыла.

Гомумән алганда, предприятиенең төп эше – көнбагыш уңышын кабул итү, киптерү, эшкәртү һәм саклау. Производство схема буенча даими һәм калдыкларсыз диярлек эшли. Биредә майлы төшләр складларда саклау өчен өч атна элек кабул ителә башлаган.

Чишмә поселогының Тимер юл урамында урнашкан «Феникс» предприятиесе чистартылмаган үсемлек майлары һәм аларның фракцияләрен җитештерү белән дә шөгыльләнә. Директор Юлиан Кузьмин җитәкчелегендәге завод 2010 елдан бирле эшли. Бүгенге көндә биредә эш барышы тулысынча автоматлаштырылган. Җитеш-терү күләмен арттыру өчен субсидияләү программасы буенча яңа фильтрлау линиясе урнаштырылган. Продукциянең сыйфаты яхшы дәрәҗәдә һәм аны сату белән проблемалар юк.

Төп эш – уңышны кабул итү, киптерү һәм саклау
Төп эш – уңышны кабул итү, киптерү һәм саклау
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: