Чишмэ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 октябрь 2022, 15:02

Гибрид сортларга өстенлек бирелә

Район басуларында көнбагыш ура башладылар.

Гибрид сортларга өстенлек бирелә
Гибрид сортларга өстенлек бирелә

Быел «Агропромбизнес» җәмгыятендә әлеге культура мең ярым гектардан артык мәйданда җыеп алыначак. Эшләр берьюлы ике бүлекчәдә бара, барлыгы сигез комбайн эшли. Директор урынбасары Эдуард Вәлиев хәбәр итүенчә, майлы культураны уру 28 сентябрьдә башланган. Сәйран басуларында килешү буенча «Башсельхозтехника» техникасы эшләсә, Балагошта исә үзләренеке.

– Сменага якынча 100 гектар мәйданда эшләргә өлгерәбез. Хуҗалык буенча уртача уңыш әлегә һәр гектардан 27–30 центнер тәшкил итә. Быел һава торышы көнбагышның ныклыгын сынады. Яз дым күп иде, басуда кайбер урыннар сазлы булды, орлыклар анда шытып чыкмады яки үсештә артта калды. Ә җәен корылык зыян салды, – дип билгеләп үтте Эдуард Салават улы.

Көнбагыш орлыгын сайлаганда хуҗалыклар гибрид сортларга өстенлек бирә. Беренче чиратта бу гибридларның, классик сортларга караганда, 20–30 процентка күбрәк уңыш бирүе белән аңлатыла, аларның майлылык күләме дә югарырак, шулай ук авыруларга һәм һава шартларына да чыдам, ә классик сортның кабыгы зур булса да, эче күбесенчә буш була.

Гибрид көнбагыш вак булса да, авырлыгы күбрәк, ди Эдуард Вәлиев. Нигездә ул эшкәртүгә озатыла, җыеп алынган уңыш май экстракцияләү заводына җибәрелә.

Заводның баш технологы Наталья Максимова билгеләп үткәнчә, көнбагыш салынган беренче машина Шөнгәккүл чимал базасына 21 сентябрьдә күрше Әлшәй районыннан китерелгән. Әлеге вакытта завод рапс эшкәртә һәм майны Кытайга озата. Ә 10 октябрьдән көнбагыш эшкәртүгә күчү планлаштырыла.

Гибрид сортларга өстенлек бирелә
Гибрид сортларга өстенлек бирелә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: