Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 сентябрь 2022, 15:00

Илгиз Ишмаев: 108 тонна карабодай алдык

Кукуруз алынган, кышка җитәрлек салам әзер, яшел масса курганнарга салып куелган... Журналистлар «Үзәк» МТС предприятиесе карамагындагы «Нива» Кырмыскалы филиалының Чишмә бүлекчәсе аграрчылары белән бер көн үткәрделәр.

Илгиз Ишмаев: 108 тонна карабодай алдык
Илгиз Ишмаев: 108 тонна карабодай алдык

Зур хуҗалыкта урып-җыю эшләре берьюлы берничә басуда бара.

Сусыл мал азыгы әзерләүгә зур игътибар бирелә, чөнки силос сыерларның сөтен арттыру өчен яхшы мал азыгы. Хәтта хәзер, сентябрь аенда да иртәнге савымнан соң сыерларны яшел масса белән тукландыралар, чөнки сусыл азык бүген дә югары савымнар алырга һәм җитештерүчәнлекне күтәрергә мөмкинлек бирә.

– Кукурузны вакытында ура башладык. Чәкәннәре өлгергән, – дип эшләр барышы белән таныштырды безне хуҗалык управляющие Илгиз Ишмаев. – Кукурузның гомуми мәйданы 380 гектар тәшкил итә, план буенча яшел азык саклау өчен өч курганга салыначак. Көн саен 585 тоннадан 654 тоннага кадәр силос салына, һәр курганда ике мең ярым тонна сусыл азык өлгерәчәк. Хуҗалык техника белән тулысынча тәэмин ителгән. Чувалкипта, әйтик, силос салу биш көндә тәмамланган. Әлеге вакытта исәп буенча өченче курганга нигез салына, әмма бу юлы Тәпәрештә. 

Хуҗалыкта күп еллардан соң тагын карабодай үстерә башлаганнар. Комбайнчы Ришат Искәндәров «Светлана» сортын уруда өч берәмлек техника катнашуы һәм эшнең бер көндә тәмамлануы турында сөйли.

– Мул уңыш алдык дип саныйм. Уңыш гектарыннан 15 центнерга кадәр җитте, ә уртача алганда, 10 центнер чамасы булды. Тулаем алганда, 116 гектар җирдән 108 тонна карабодай суктырып алдык. Шуның 94 тоннасы элеваторга озатылды, орлыкка 14 тонна калдырдык, аны элеваторга озаттык, – диде агроном Фәнис Әхмәтшин.

– Яңа уңышның берникадәр өлешен чәчү өчен орлыкка калдырдык. Киләсе елда инде 150 гектар мәйданда чәчү планлаштырыла. Ындыр табагында элиталы «гренада» сортлы бодайны сортларга аеру дәвам итә, соңрак ул Тәпәреш бригадасы складына саклауга салыначак. 2022 елгы уңыш сөендерә. Узган атнада 108 гектарда бодайның «ульяновский» сортын уру төгәлләнде, уртача уңыш гектарыннан 41 центнер тәшкил итә, – диде ул.

Илгиз Ишмаев: 108 тонна карабодай алдык
Илгиз Ишмаев: 108 тонна карабодай алдык
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: