Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 сентябрь 2022, 11:25

Шикәр чөгендерен казу дәвам итә

«Башкир-агроинвест» җәмгыятенең шикәр чөгендере басуларында әлеге көннәрдә эш бер минутка да тукталмый.

Шикәр чөгендерен казу дәвам итә
Шикәр чөгендерен казу дәвам итә

12 сентябрьдә Бишкәҗә авылы янындагы 166 гектар мәйданда, исәп буенча дүртенче басуда эшләр тәмамланган. Ә моның кебек басулар әлеге зур хуҗалыкта – кырык.

Яшь агроном Рәдиф Ибраһимов билгеләп үтүенчә, быел «Башкир-агроинвест» аграрчылары шикәр чөгендерен 3311 гектар җирдә үстергән. Бер вакытта чәчелгән булса да, казып алу эшләре лабораториядә шикәрлелек күләме тикшерелгәннән соң башлана (ә ул һәр басуда төрлечә).

Әйткәндәй, Рәдиф Ибраһимов «Башкир-агроинвест»ка армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң эшкә урнашкан. Тимер юл техникумын тәмамлаган булса да, бер көн дә механик булып эшләмәгән. Бераз эшләрмен дә китәрмен, дип уйлаган. Әмма алай килеп чыкмаган. Бүлекчә управляющие Марс Фәйзуллин егеткә читтән торып Башкорт дәүләт аграр университетына укырга керергә тәкъдим итеп, авыл хуҗалыгында эшләргә чакырган. Әлеге вакытта Рәдиф – агрономия факультетының икенче курс студенты һәм хуҗалыкта агроном булып эшли. «Башкир-агроинвест» җитәкчелеге теләге булган һәм өметле белгечләргә квалификацияләрен үзгәртү мөмкинлеге бирә, кирәк булса, хуҗалыкта берничә ел дәвамында мотлак эшләү шарты белән укулары өчен түли.

Хуҗалыкта шикәр чөгендерен казып алуга, асылда исә, иң тәҗрибәле механизаторлар җәлеп ителгән, алар яшьләргә шефлык итә.

Гадәттә уңыш җыюда чөгендерне үзләре чәчкән һәм  үстергән механизаторлар катнаша.

Андрей Комолкин белән Сергей Михайлов шуларның берсе.

Сергей Михайлов бу көнне Бишкәҗә авылы янындагы басуда эшли иде. Сменасы тәмамланыр алдыннан аның белән берничә минут сөйләшеп тордык.

– Мин үзем шикәр яратмыйм, әмма чөгендерне чәчкәндә һәм уңышын җыйганда бик теләп катнашам. Без гаилә подряды белән эшлибез дияргә була. Тормыш иптәшем Гөлнара «Чишмә шикәр заводында» шикәр комы җитештерүне оештыру хезмәте сменасы начальнигы булып эшли. Без, механизаторлар, бер сменада үзебезнең норманы үтибез – бу 10 гектар, күбрәк тә булганы бар. Яңгырлар явып үтсә, җир баткакка әйләнә, эшләү авырлаша. Техника ватылмаса һәм көннәр аяз торса, күңел шатлана һәм эш тә гөрләп бара, – диде Сергей Михайлов.

Бүлекчә управляющие Марс Фәйзуллин әлегә чөгендернең шикәрлелеге 22%, уртача уңыш гектарыннан 270 центнер тәшкил итә, дип хәбәр итте.

 

 

Безнең белешмә

Республика аграрчылары август ахырында ук шикәр чөгендерен казып алуга керештеләр. Татлы тамыразыклар республиканың 19 районында үстерелде. Төбәктә шикәр чөгендере басуларының гомуми мәйданы 44 мең гектар тәшкил итә, бу үткән елдагыдан 8 мең гектарга артыграк.

Башкортстанда шулай ук шикәр чөгендерен эшкәртү эшләре башланды. БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, Раевка шикәр заводы яңа уңыш чималын беренчеләрдән булып кабул итә башлады. Районның авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматлары буенча, Чишмә шикәр заводы да бу атнада чөгендер эшкәртергә кереште.

Яз көне БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов билгеләп үтүенчә, Башкортстан, Татарстан һәм Алтай – шикәр чөгендерен чәчеп булган көнчыгыш төбәкләр һәм әлеге вакытта ул табыш алу ягыннан иң отышлы культура булып тора.

Гомумән алганда, әлеге ике предприятие бу мизгелдә 1,5 миллион тоннадан артык татлы тамыразык кабул итәргә һәм эшкәртергә планлаштыра.

Шикәр чөгендерен казу дәвам итә
Шикәр чөгендерен казу дәвам итә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: