Чишмэ
+20 °С
Дождь
Авыл хуҗалыгы
28 Августа 2022, 06:23

Чөгендер уңышы мул булыр дип көтелә

Чишмә районында чөгендер үстерүчеләрнең республика семинар-киңәшмәсе булды.  

Чөгендер уңышы мул булыр дип көтеләЧөгендер уңышы мул булыр дип көтелә
Чөгендер уңышы мул булыр дип көтелә

Чишмә районында чөгендер үстерүчеләрнең республика семинар-киңәшмәсе булды.

Башкортстанда шикәр чөгендере 44 мең гектар мәйданны биләп тора, бу, үткән елдагыга караганда, 8 меңгә күбрәк. Уңыш та мул – якынча 1,6 млн тонна булыр дип көтелә.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов яз көне шикәр чөгендере орлыгы белән тәэмин итү буенча тоткарлыклар булды, әлеге вакытта мондый проблема юк – дилерларда чит илдә һәм Рәсәйдә җитештерелгән орлыклар бар, дип билгеләп үтте.
– Шикәр комын да элекке күрсәткечләрдән бер ярым тапкырга күбрәк алырга планлаштырабыз. Шул рәвешле республика территориясендә урнашкан Чишмә һәм Раевка шикәр заводларын чимал белән тәэмин итәчәкбез. Арытаба да бу югары табышлы культура мәйданнарын 50 мең гектарга кадәр арттыру буенча анык план бар. Быел бөртекле һәм майлы культураларга бәяләр төшү сәбәпле, шикәр чөгендере югары табышлы культураларның берсе булырга мөмкин, – дип үз фикерен белдерде Илшат Илдус улы.
Чишмә районы семинарны үткәрү урыны итеп очраклы гына сайланмаган. Биредә шикәр чөгендере 6956 гектар мәйданда үстерелгән. Иң зур мәйдан – «Башкир-агроинвест» җәмгыятендә – 3306 га, «Агро-Альянс»та – 1975 га, «Нерал-Чишмә» АХП»да – 761 га, «Үзәк» МТСта – 456 га, ә крестьян-фермер хуҗалыклары өлешенә 458 гектар туры килә.
Республика семинары «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җәмгыятенең Ирек авылы янындагы күргәзмә чәчүлекләре булган басуында үтте. Хуҗалыкта ел саен шикәр чөгендеренең 20–25 гибриды сынау үтә, әлеге басуда исә аның 25 төре тәкъдим ителде. Хуҗалыкның баш агрономы Владимир Лысенко аларның һәркайсы турында аерым сөйләде. Семинарда катнашучылар презентациядән соң Владимир Петровичка сораулар бирделәр.
– Быелгы җәй авыл хуҗалыгы культураларын үстерү өчен уңай булды, әмма дым җитмәде. Шуңа карамастан, бүгенге көндә шикәр чөгендеренең уртача уңышы һәр гектардан 400–420 центнер тәшкил итә, – диде Владимир Лысенко.
Семинарда катнашучыларны барысы да: чүп үләннәргә каршы көрәш алымнарыннан алып дүрт басулы чәчү әйләнешенең нәтиҗәлелегенә кадәр кызыксындырды. «Нерал-Чишмә»дә уҗым культураларыннан соң шикәр чөгендере, аннары сабан бодае яки арпа чәчелә, ә аларны сидераль пар – горчица алмаштыра, ул, үз чиратында, ваклана һәм җиргә ашлама була.
Районның авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримов билгеләп үтүенчә, үткән елда район буенча шикәр чөгендере 11 хуҗалык басуларында чәчелгән булса, быел аны унысы гына үстергән. 2020 елда татлы тамырлар уңышы һәр гектардан 491,9 центнер, узган корылыклы елда 290,6 центнер тәшкил иткән. Ә быел күпме буласын вакыт күрсәтер.
Бүгенге көндә район хуҗалыкларында җиде чөгендер алу комбайны бар. Читтән тагын икене җәлеп итү планлаштырыла. Әлегә бер комбайнга йөкләнеш 928 га тәшкил итә, өстәмә көч килгәч ул 722 гектарга кадәр кимеячәк.

Чөгендер уңышы мул булыр дип көтелә
Чөгендер уңышы мул булыр дип көтелә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас