Чишмэ
+16 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
27 Августа 2022, 09:18

Уҗым культуралары чәчелә башлады

Быел уҗым культуралары август уртасыннан ук чәчелә башлады. Һава шартлары авыл хуҗалыгында эшләүчеләрне сыный. Җәйнең соңгы ае бик коры. Әмма узган ел тәҗрибәсе күрсәтүенчә, мондый һава шартларында да яхшы уңыш алу мөмкин. Без «Башкир-агроинвест» җәмгыяте басуларында булдык.

Уҗым культуралары чәчелә башладыУҗым культуралары чәчелә башлады
Уҗым культуралары чәчелә башлады

Быел уҗым культуралары август уртасыннан ук чәчелә башлады.

Һава шартлары авыл хуҗалыгында эшләүчеләрне сыный. Җәйнең соңгы ае бик коры. Әмма узган ел тәҗрибәсе күрсәтүенчә, мондый һава шартларында да яхшы уңыш алу мөмкин.
Без «Башкир-агроинвест» җәмгыяте басуларында булдык. Алар көздән 2471 гектарда уҗым бодае чәчәргә планлаштыра, ике «Case» чәчү комплексы белән эшләрнең 70 проценттан артыгын башкарып та чыкканнар инде.
Бер «Case» штурвалы белән 25 яшьлек механизатор Игорь Строганов оста идарә итә, аның чәчү комплексында эшләвенә биш, ә «Башкир-агроинвест» җәмгыятенә килүенә җиде ел булган инде. Ул үз эшен яхшы белә һәм, хезмәттәшләре сүзләренә караганда, аның өчен «Case»та эшләү велосипедта йөргән кебек кенә. Эшен җитез һәм сыйфатлы итеп
Быел басуларда дым юк, җир ярылып ята. Туфрак таш кебек, тузан өере басу-кырлар өстеннән өермә булып һавага күтәрелә. Уҗымнарны әледән үк чәчүнең нәтиҗәсе булырмы?
– Яңгыр көтәбез, әмма узган елгы тәҗрибә өметләндерә. Безгә ел үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, корылык булганда орлыкны, яңгыр явып үтү белән шытып чыксын өчен, тирән чәчмибез, – ди Игорь.
Уҗым культуралары уңышына кышның ни дәрәҗәдә карлы һәм салкын булуы, шулай ук язның ничек килүе дә мөһим. Игенчеләрнең өметен аклау өчен бик күп факторлар туры килергә тиеш. Күпьеллык тәҗрибә күрсәтүенчә, уҗымнар бер елны да сынатмый – аларның уңышы, сабан культурасыныкына караганда, шактый күбрәк була.
Өстәп шуны да әйтик, Башкортстан буенча планлаштырылган 500 мең гектарның 12%тан артыгы чәчелгән.

Уҗым культуралары чәчелә башлады
Уҗым культуралары чәчелә башлады
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас