Чишмэ
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 июль 2022, 11:19

Сыйфатлы мал азыгы кирәк

«Агро-Альянс» җәмгыятендә кузаклы-бөртекле һәм фураж культураларыннан сенаж әзерләү бара. Мөгезле эре терлекләрне ашату системасында моңа аеруча зур игътибар бирелә.

Сыйфатлы мал азыгы кирәк
Сыйфатлы мал азыгы кирәк

Ферма мөдире Илгиз Зөлкәрнәев сүзләренә караганда, хуҗалыкта тулы куәткә кышка әзерлек бара, 187 тонна печән әзерләнгән, ул ферма территориясенә китереп эскертләргә өелгән дә инде. Хәзер икенче чабымны көтәләр. Шушы көннәрдә сенаж хәзерләү төгәлләнәчәк, 26 июльгә кадәр хуҗалыкта 1200 тонна сенаж салынган. 

Авыл хуҗалыгы идарәлегенең җитештерү бүлеге начальнигы Данис Әминов билгеләп үтүенчә, яшь үләндә туклыклы матдәләр һәм клетчатка күп. Шуңа күрә мал азыгы әзерләүне вакытында башлау мөһим. Эшләр түбәндәгечә ба-ра: башта үләннәр чабыла, аннары җилләтелә һәм ваклана. Арытаба бу яшел масса силос чокырына салына һәм яхшы саклансын өчен техника белән тыгызлана.

«Агро-Альянс» җәмгыятендә сенаж әзерләүгә сигез берәмлек техника җәлеп ителгән. Өч трактор һәм «КамАЗ» машинасы ерак басудан яшел масса ташый.

– Бу бик җаваплы чор, шуңа күрә иртәнге сигездән кичке тугызга яки унга кадәр эшлибез. Төшке аш басуга китерелә («Агро-Альянс»та кыр эшләре барганда ашханә эшли). Сенажга чабылган үләнне Благовар районы чигендә урнашкан ерак кырлардан ташыйбыз, дүрт километр җыеладыр, – ди алдынгы механизатор Сергей Вигуляр.

Без барганда берьеллык культуралар – бодай, борчак, солы һәм арпа үскән басуда «Джон Дир»га тагылган чапкыч тора иде.

– Чабылган үләннең бераз кибүен көтәбез, – диде Сергей Зубарев.

Тәҗрибәле тракторчы яшел массаның куе булуын билгеләп үтте. Ул механизатор булып 1983 елдан бирле эшли, корылыкны да, уңыш күп булган елларны да күргән. Аның сүзләренә караганда, быелгы һава торышы мул уңыш алуга өмет бирә.

Үләннәрне яшь тракторчы Динар Байков җыя. Сүз уңаеннан, Динарның әтисе дә бу предприятиедә эшли. Сенаж әзерләгәндә Фәнзил Байков идарә иткән «К-700» тракторы яшел үләннәрне тыгызлауда алыштыргысыз техника булып тора. Аның тракторына ферментацияне яхшырту һәм сенажны тотрыкландыру өчен кулланылучы консервантлы мичкә беркетелгән – ул сенажны әчетүче бактерияләр үсешенә ярдәм итә, күгәрек һәм черек үсешен тоткарлый. Трактор яшел массаны тигезләгән вакытта әлеге консервантны сиптереп бара. Эшләр тәмамланганнан соң чокырны пленка белән ябалар һәм салам белән каплыйлар.

 

Безнең белешмә

Районда барлыгы 15 мең тонна сенаж әзерләнгән. Аксымга бай булган әлеге сусыл мал азыгын «Идиятуллин» крестьян-фермер хуҗалыгында, «Үзәк» МТСның Кырмыскалы филиалының Чишмә бүлекчәсендә, «Нурис» җәмгыятендә кулланалар.

Сыйфатлы мал азыгы кирәк
Сыйфатлы мал азыгы кирәк
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: