Чишмэ
+18 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
8 Июля 2022, 06:08

Сарык үрчетү белән шөгыльләнәләр

Первомайский авылындагы Зайцев крестьян-фермер хуҗалыгы романов токымлы сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә.

Сарык үрчетү белән шөгыльләнәләрСарык үрчетү белән шөгыльләнәләр
Сарык үрчетү белән шөгыльләнәләр

Билгеле булуынча, Чишмә бүлекчәсе якын киләчәктә Вишневка авылында тагын бер мәйданчык ачарга планлаштыра. Әлеге вакытта хуҗалыкта 3 мең сарык бар, шул исәптән 1200 баш инәк сарык (буаз яки бәрәнле) исәпләнә.

– Первомайскийда инәк сарык көтүе калачак, ә Вишневкага симертелүче яшь маллар күчереләчәк, – дип аңлатты Чишмә бүлекчәсе белән идарә итүче Кирилл Шумаков.

Мал азыгы белән аларны Зайцев крестьян-фермер хуҗалыгының Бакалы бүлекчәсе тәэмин итә. Анда хуҗалык югары сыйфатлы печән, гранулалы азык җитештерү белән шөгыльләнә.

Быел алар Чишмә районында да басуларны арендага алганнар, чөнки якындагы мал азыгы арзангарак төшә.

Районда вак терлек – сарык һәм кәҗә үрчетү белән нибары өч хуҗалык шөгыльләнә. Меркулов крестьян-фермер хуҗалыгында романов һәм карачай токымлы сарык үрчетәләр. Көтүдә җәмгысы 770 баш (500 теше) сарык асрала. 

Район хуҗалыкларында, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сарыклар саны 10 500 башка, шул исәптән инәк сарыклар саны 5522 башка кадәр арткан.

Фото: «Башинформ» МА

Сарык үрчетү белән шөгыльләнәләр
Сарык үрчетү белән шөгыльләнәләр
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас