Чишмэ
+17 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
8 Июля 2022, 05:41

Иң мөһиме – вакытында өлгерү

Һава торышы тотрыксыз булуга карамастан, районда актив рәвештә терлек азыгы әзерләү кампаниясе бара.

Иң мөһиме – вакытында өлгерүИң мөһиме – вакытында өлгерү
Иң мөһиме – вакытында өлгерү

Авыл хуҗалыгы идарәлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 6 июльгә районда 1621 гектарда үләннәр һәм мал азыгы культуралары чабылган, 1300 тонна печән һәм 6 тонна сенаж әзерләнгән.

«Новотроицкий» җәмгыятендә дә атлар, эре һәм вак терлекләр өчен алыштыргысыз азык – печән хәзерләү бара. Хуҗалык белән идарә итүче Нәзир Бикмәтов әйтүенчә, биредә 6 июльгә 100 тоннага якын печән әзерләнгән.

– Пресс-җыйгыч  белән вакытында рулоннар ясап өлгердек. Күпме хезмәт куелган бит. Яңгыр астында калган печәннең сыйфатсыз булуын һәркем белә.

Ә сыйфатлы мал азыгы – терлекчелекнең югары продуктлылыгы нигезе, – ди ул.

Хуҗалык болын печәне әзерли. Үләннәрне «МТЗ-82» тракторына тагылган роторлы «КРН-2,1» чапкычы белән Филүз Акбашев чаба. Аграрчыларны үләннәрнең куе булып үсүе куандыра. Динар Миргалиев печәннәрне әйләндерә, Данис Вилданов исә пресс белән җыеп бара.

– Печән әйбәт, рулоннар күп чыга. Аларны ферма янына алып барып эскертләргә өябез, – дип билгеләп үтте Нәзир Нәбиулла улы.

«Новотроицкий» җәмгыятендә мал азыгы үскән басулар 470 гектар тәшкил итә, 100 гектарында берьеллык үләннәр чәчелгән. Шуның белән беррәттән башка эшләр дә бара. Альфред Сәхәбетдинов һәм Илшат Латыйпов ике «Т-150К» тракторында пар җирләрен кабаттан эшкәртүне төгәлләгәннәр. Динар Миргалиев 500 гектар мәйданда көнбагыш рәтләрен чүп үләннәрдән арындырып чыккан.

Хуҗалыкта тәҗрибәле механизаторлар эшли. Аларга ярдәмгә ел саен Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы студентлары килә – алар биредә производство практикасын уза. Шунысы куанычлы, быел колледж тәмамлаган Руфат Халиков «Новотроицкий» җәмгыятендә эшкә калырга теләк белдергән. Ул ике ел рәттән тракторчылар командасында практика үтеп тәҗрибә туплаган һәм үзен яхшы яктан гына күрсәткән. Шушы көннәрдә аны туган як басулары көтә. Басу эшләре кызган мәлдә, шул исәптән мал азыгы әзерләү чорында эшче куллар алтын бәясенә тора.

 

Безнең белешмә

Республикада кышлату чорына мал азыгы әзерләү дәвам итә. 4 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, аграрчылар 191 мең гектар мәйданнан күпьеллык үләннәр чабып алганнар. 110 мең тонна печән, 521 мең тонна сенаж, 1000 тонна силос әзерләнгән.

Иң мөһиме – вакытында өлгерү
Иң мөһиме – вакытында өлгерү
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас