Чишмэ
+17 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
4 Июля 2022, 08:21

Бурыч: мал азыгын җитәрлек әзерләү

24 июньдә «Нурис» җәмгыятенең вика басуында узган район семинарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәлеге белгечләре һәм район хуҗалыклары вәкилләре мал азыгы әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, үткән елга йомгак ясап, алда торган кышлату мизгеле турында сөйләштеләр.

Районның авыл хуҗалыгы идарәлеге белгечләре һәм хуҗалыклар вәкилләре мал азыгы әзерләү турында сөйләштеләрРайонның авыл хуҗалыгы идарәлеге белгечләре һәм хуҗалыклар вәкилләре мал азыгы әзерләү турында сөйләштеләр
Районның авыл хуҗалыгы идарәлеге белгечләре һәм хуҗалыклар вәкилләре мал азыгы әзерләү турында сөйләштеләр

– Безнең районда барлыгы 13 мең мөгезле эре терлек, 84 мең дуңгыз, 1200 ат асрала, – дип билгеләде районның авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримов. – Без аларның барысын да мал азыгы белән тәэмин итәргә тиеш, һәм безнең беренче бурыч – ике еллык запас булдыру. Узган корылыклы ел күрсәтүенчә, мал азыгын җитәрлек туплаучылар кышны бернинди проблемасыз чыкты. «Нурис» җәмгыяте семинар үткәрү урыны итеп очраклы сайланмады, биредә  терлекчелеккә, мал азыгы әзерләүгә, фән казанышларын исәпкә алып, җитди карыйлар. Бүгенге көндә хуҗалыкта терлекләр саны 1831гә җиткерелгән, ә 2010 елда 570 иде.

– Күпләрегез белүенчә, без сөт җитештерү белән шөгыльләнәбез. Узган елда, һава торышының коры булуы сәбәпле, мал азыгын тиешле күләмдә әзерли алмадык, әмма 2020 елгы запаслар калу кыен хәлдән чыгарга ярдәм итте. Бездә терлекләрне ел әйләнәсенә бертөрле рацион белән ашату оештырылган, шуңа күрә мал азыгын сыйфатлы итеп, үз вакытында һәм технологияләрне үтәп әзерләү мөһим, – диде «Нурис» җәмгыяте директоры Рөстәм Исаков.

Авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Дамир Котдусов сүзләренә караганда, быел районда мал азыгы культуралары чәчүлекләре 8100 гектар мәйданны биләп тора. Бу күрсәткеч узган ел дәрәҗәсендә, шулардан 1300 гектар мәйданда силоска кукуруз, 2300 гектарда сенажга берьеллык үләннәр, калган мәйданда күпьеллык үләннәр чәчелде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, күпьеллык үләннәрнең 85 процентын кузаклы культуралар биләп тора. Чөнки терлекләргә аксым җитмәү проблемасын кузаклы культураларны киң куллану ярдәмендә хәл итеп була, аларда аксым, кыяклылар белән чагыштырганда, 2–3 тапкырга күбрәк. 

Семинар барышында авыл эшчәннәре рәсми булмаган шартларда аралаштылар, район Мәдәният сарае хезмәткәрләре һәм Сафар авылы үзешчәннәре куйган концерт номерларын карадылар.

Эрнес Әлфир улы авыл халкына һәм крестьян-фермер хуҗалык-лар башлыкларына актив рәвештә печән һәм сенаж әзерли башларга тәкъдим итте. Быел үләннәр биек булып үсте, көннәр аяз торса, печәнне запаска да әзерләргә була.

Бурыч: мал азыгын җитәрлек әзерләү
Бурыч: мал азыгын җитәрлек әзерләү
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас