Чишмэ
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 июнь 2022, 11:35

Төбәктә бруцеллёз авыруы ачыкланды

Илшат Гәрәев, Чишмә район ветеринария станциясе начальнигы Учалы районының ветеринария хезмәте Кунакбай авылында терлекләрнең бруцеллез белән авыруын ачыклаган, ул кеше өчен дә хәвефле чир.

Төбәктә бруцеллёз авыруы ачыкланды
Төбәктә бруцеллёз авыруы ачыкланды

Учалы районының ветеринария хезмәте Кунакбай авылында терлекләрнең бруцеллез белән авыруын ачыклаган, ул кеше өчен дә хәвефле чир.

Шәхси хуҗалыкта башка төбәктән алып кайтылган сарыклар авырган. Соңрак ачыклануынча, алар документларсыз, рөхсәтсез һәм карантинда тотмыйча кайтарылган. Соңрак сарыкларның урындагы ветеринария хезмәтендә теркәлмәве һәм исәпкә куелмавы да билгеле булган. Чир яз аенда лаборатор тикшерүләр үткәргәндә очраклы рәвештә ачыкланган.

Бу шәхси хуҗалыкта 253 сарык асралган, шуларның 58е чирле булган.

Әлеге вакытта бу хуҗалыкта карантин кертелгән, чирле маллар юк ителгән. Калганнарның сәламәтлеге ай саен тикшереп торылачак.

Шул җәһәттән районның ветеринария станциясе кисәтү ясый: Корбан бәйрәме алдыннан, ветеринария станциясеннән рөхсәт алмыйча, документлары булмаган һәм карантинда тотылмаган малларны Чишмә районы территориясенә кертү катгый тыела.

Бруцеллез – терлекләрнең йогышлы авыруы, аңа сыерларның бозау төшерүе, соңгылыкның тоткарлануы, зәгыйфь бозаулар тууы, орхит кебек билгеләр хас, тик күбесенчә ул бернинди клиник билгеләрсез уза. Ул кешеләргә дә йогарга мөмкин. Бу авыру белән авыл хуҗалыгы терлекләре авырый, шулай да аеруча сарыклар, кәҗәләр, мөгезле эре терлекләр һәм дуңгызлар арасында киң тарала.

Фото: gorobzor.ru

Төбәктә бруцеллёз авыруы ачыкланды
Төбәктә бруцеллёз авыруы ачыкланды
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: